Газетага язылу

Колак аппараты

Элек колагы ишетмәгән кешеләр өчен аппарат була торган иде. Наушник рәвешендәрәк инде ул. Бәлки гел киеп йөри торган нәрсә булмагандыр. Һәрхәлдә, минем берничә тапкыр шундыйрак хәлгә тап булганым бар.

Кешедән нәрсәдер сорыйсың… Ә ул башта сиңа сәеррәк караш ташлый, аннан тиз генә шул наушнигын кия дә сорый:

 

– Ә? Нәрсә дидегез?

 

Син кабатлап сорыйсың. Ул җавап бирә.

 

Ул чакта үзең сау-сәламәт булгач, беркадәр сәеррәк тоелгандыр инде бу күренеш, шуңа хәтердә калгандыр. Авылдан шәһәргә килгән яшь кеше өчен  бигрәк тә. Авылда анда колак аппараты бик булмый торган иде бит. Саңгырау икән, димәк, ишетми – кычкырып әйтергә кирәк. Безнең күршедә шундыйрак бер абзый бар иде. Үзе кычкырып сөйләшә бу, бүтәннәрне дә ишетми дип уйлаган кебек. Иң еш кабатлый торган сүзе: «Нәрсә дисең?» һәм «Кычкырып әйт! Бер колак аз гына ишетми минем». Сер бирмәскә тырышуы инде югыйсә, кайсы колагына кычкырсаң да, әллә ничә тапкыр кабатларга туры килә. Шулай кабатлыйсың, кабатлыйсың да, теге берни дә аңламагач, тыныч кына итеп сукранып куясың. «Саңгырау тәре», – дип җибәрәсеңме анда, бүтән төрле җайлырак сүз әйтәсеңме. Һәм теге абзый шул сүзне ишетә. Кайчагында тиргәп ташлый, кайчагында йодрыкларын йомарлый. Кайвакыт елмаеп кына куя. Аның шушы сәер гадәтенә без дә беркадәр елмаебрак карый торган идек.

 

Заманнар үзгәреп киткәч, бу абзый да колак аппараты сатып алган. Башта бик шатланган инде, кая басканын белми йөргән. Чынлап та шулай бит, үзебез ишетүдән мәхрүм булып карамагач, бәяләп кенә җиткермибез. Әллә нинди матур авазлары бар бар бит ул дөньяның. Яфраклар шыбырдавыннан башлап үләннәр тирбәлеше, үлән араларында бөҗәкләр авазына кадәр. Барысы да матур инде ул табигатьтә, барысы да газиз. Менә шулар белән хозурланып туйгач, бер кызык гадәткә өйрәнгән бу. Үзе турында начаррак нәрсә сөйли башласалар, колак аппаратын сала да куя икән: «Аппаратымның бәтәрәе бетте». Хатынының сүзен кызык итеп сөйлиләр инде: «Салма әле, мә, ки аппаратыңны, талашып бетермәдек бит әле!» – ди икән.

 

Әле менә шәһәр урамыннан китеп барам да шул абзыйны искә төшерәм. Күптән монда булганым юк иде, әйтеп бетергесез үзгәрешләр икән. Шуңа узгынчылардан: «Теге урам кайда, бу йорт кайда?» – дип сорарга туры килә. Мин бер нәрсәгә игътибар итәм: бөтен кешенең дә диярлек колагында наушник икән.

 

Урамда нәрсә генә сорасаң да, шундыйрак күренеш кабатлана. Ул башта сиңа сәеррәк караш ташлый, аннан тиз генә наушнигын сала да сорый:

 

– Ә? Нәрсә дидегез?

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре