Газетага язылу

Сүгенергә ярыймы?

Ярый! Рәхәтләнеп сүгенегез.

Әгәр социаль челтәрләрдә татарча блог алып барсагыз, бу сезгә файдага гына булачак. Беренчедән, сүгенүле һәр постыгыз саен меңләгән лайк куячаклар, фикер уртаклашачаклар, һич югында «шәп!», «ялкынлы!» дигәнрәк смайликлар тезәчәкләр. Сезнең блогка язылучылар саны артачак, 30–40–50–100 мең тирәләренә җитәчәк. Бары тик сүгенергә генә онытмагыз.

Яхшы сыйфатлы итеп сүгенегез. Фәләненең фәлән нәрсәсенең фәлән урынындагы фәлән бөртегенең күзәнәкләре дигән шикеллерәк.

Бу – файда китерә торган нәрсә!

Фәлән мең подписчигы булган блогер өчен ул коры сүз генә түгел. Ул –  фәлән мең сум акча эшләү мөмкинлеге дә. Шул блогта реклама урнаштырасыз икән, димәк, аны меңнәрчә кеше карый. Караган өчен дә, сатып алган өчен дә акча түләү җае бар. Икенче төрле әйтсәк, сезгә белемегезне, осталыгыгызны камилләштерергә, сәләтегезне үстерергә кирәкми. Хәтта бер текст та язарга кирәкми. Видео язмаларның сыйфаты да мөһим түгел. Аларны теләсә кайда, теләсә ничек төшерергә мөмкин. Хәтта унитаздан туры эфир алып баручылар да бар. Анда да проблема килеп чыгарга мөмкин икән. Бәдрәф кәгазе беткән, мәсәлән. Һәм блогер, сүгенә-сүгенә, нишләргә белмичә баш ватып утыра. «Поклонник»лары аңа төрле киңәшләр бирә. Юынырга тәкъдим итүчеләр күренми. Алар да сүгенәләр.

Ә галәм алдына чыгып сүгенгән өчен бернәрсә дә булмыймы соң?

Булмый. Дистәләрчә блогер гамәлендә исбатланган.

Гаепләүче генә түгел, каршы сүз әйтүче дә булмаячак. Бәлки куркалардыр да. «Иди на...» – дип кенә җибәрергә дә мөмкин бит инде кешегә андый җан иясе. Аларга хөррият!

Һәрхәлдә, вазгыятьне күзәтеп, мин шулай уйларга мәҗбүр булам. Бу яшь буынга, үсмерләргә, егет-кызларга гына түгел, хәтта миңа да үрнәк кебек булып тоела. Кемгә кирәк синең шигырьләрең? Китапларың нигә кирәк? Компьютер каршында кәкрәеп утырма, бу халык җитди әсәрләргә мохтаҗ түгел, ул укымый, әйткәнне ишетми, фикер йөртергә теләми. Аңа мәдәният, әхлак, тәртипкә бәйле бернәрсә дә кирәкми. Син бары тик сүген генә. Һәм «поклонник»ларың мыжгып торачак.

Һәм иң гаҗәбе: бу яссылыкта фикер йөрткән чакта, сүгенә торган блогерларга караганда, мин шул постларга лайк куеп утыручыларга ныграк аптырыйм. Андыйларның йөзәр меңләгән булуы күңелне кыра. «Кай арада бу халык шул дәрәҗәгә төште соң?» – дип аптырарга мәҗбүр итә. Үз пычрагында үзе коенып ята торган дуңгыз шикеллерәк бит инде бу. Виртуаль дөньядагы күмәк азгынлык. Бозыклык эпидемиясе. Блогеры да, «поклонник»лары да кызганыч. Блогер бәлки үзе түгел, ясалма фәһем эшләп биргән аватар артына яшеренеп гамәл кыладыр инде. Ә язылучылар бит үз аккаунтлары аша теләктәшлек итә.

Болай уйлый башласаң, артык җитдилек кебек тоела. Дөньядан артта калгансыңдыр шикелле. Бер карасаң, артык зур җинаять түгел бит инде бу. Ну, сүгенә инде берәү. Мең кеше, шуны карап, күңел ача. Ихтыяҗ бар, димәк. Ихтыяҗ булмаса, берәү дә сүгенмәс иде. Менә бик яхшы шигырьне бик сәнгатьле укып төшерелгән язмалар бар. Аларга шулхәтле күп лайк куючы юк бит. Шигырьне аңламый халык. Ә сүгенүне аңлый. Теге блогер да ахмак түгел бит ул. Якыннан аралашып карасаң, азгын да, бозык та түгелдер әле. Бик әйбәт кешедер бәлки. Ул бәлки үзенең блогын шигырьләр, хикәяләр, матур да, акыллы да фикерләр белән алып барырга телидер. Тик алай килеп чыкмый. Беренчедән, бу бик авыр: шигырь эзләргә, тапкач, аны матур итеп укырга, сыйфатлы итеп яздырырга кирәк. Прическаң да, киемең дә, төшерү урыны да әйбәт булырга тиеш. Шулкадәр көч түгеп эшләнгән эшеңне күрүче-бәяләүче буламы-юкмы әле, билгесез. Ә болай... Үзе җайлы, үзе нәтиҗәле.

Андый блогерга: «Ник син шулай эшлисең?» – дип, каты кагылып та булмый. Үзенә күрә бизнесы бит инде бу аның. Ә бизнес нәрсәгә ихтыяҗ бар, шуны тәкъдим итә: коньяк телиләр икән – коньяк сата, «фунфурик»ка ихтыяҗ зур икән – «фунфурик». Халык шигырьгә сусаган икән – шигырь бирә, сүгенүгә сусаган икән – сүгенү. Барысы да мантыйк буенча.

Тик күңелдә ниндидер төер бар...

Мин – инде сазаган ир. Тормышның ачысын да, төчесен дә күргән. Суфи да түгел. Нәфис колаклы нәзакәтле затларга да кермим. Бөтен блогерларны гашыйк итәрлек дәрәҗәдә катлы-катлы итеп сүгенә дә беләм. Ләкин сүгенүнең урыны бүтән җирдә. Урынлы булса, ул да бик матур, бик көчле ишетелә, үзенә күрә, сөйләмнең бер бизәгенә әверелеп, аның мәгънәсен көчәйтеп җибәрә. Ләкин болай итеп сүгенә алу өчен интеллект, белем, тәрбия кирәк. Булган хәлдә дә ул ашка тоз салган сыман гына булырга тиеш.

Тик татарның бу блогерлары кирәк булган өчен түгел, ә сүгенү өчен сүгенә.  Бер мәгънәсезгә. Бер сәбәпсез. Пост саен. Кайчагында алар үзләренең ни әйткәнен, нәрсә кыланганын да аңламыйлар бугай. Бәлки бу халык шуннан башкага лаек түгел, дип исәплиләрдер. Бәлки шул постларга лайк куеп, яки өнсез теләктәшлек белдереп утыручы халык, чынлап та, бүтән нәрсәгә хаклы түгелдер?

Әгәр шулай икән, бәлки безгә алар арасында бәйгеләр оештырып, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр бирергә кирәктер? «Шедевр»ларын җыеп алып, мәктәп программаларына кертергә? Социаль челтәрләргә керү өчен яшь чикләре билгеләнмәгән бит, димәк, балалар да, үсмерләр дә аларны рәхәтләнеп карый. Сезнең балалар карый, безнең балалар. Кайда караулары барыбер ич: мәктәптә ни, өйдә ни. Тагы да ныграк танылсыннар, илһамнары артсын, яшь буынны тәрбияләүләрен дәвам итсеннәр.

Үзегез ничек уйлыйсыз соң? Сүгенергә ярыймы?

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре