Газетага язылу

Соңгы лайк

Алисәне челтәрдә белмәгән кеше юк иде, дисәң дә ялгышмассың. Аның профиленә – меңнәрчә язылучы, һәр фотосына – йөзләгән лайк, һәр сүзенә – дистәләгән шәрех. Ул, иртә белән уянуга, кулын телефонга суза, күзләрен ачар-ачмас экранга текәлә.

Аннары көн буе: иртәнге каһвә матур яктылыкка әйләнә, яңа күлмәк – идеаль картинага, хәтта гади генә яңгырлы кич тә, фильтр аша үткәрелеп, серле бер моңсулыкка әверелә. Һәм лайклар ява!

 

Ул камиллек эзләде. Камил фото, камил текст, камил тормыш сурәте. Һәм бу камиллекнең үлчәме бер генә – лайклар саны. Йөрәкчекләр никадәр күп булса, тормышы шулкадәр уңышлырак, дип уйлый иде Алисә.

 

Бер иртәдә ул тагын телефонына үрелде. Экран яктырды... Алисә катып калды. Профиле буш. Язылучылар – нуль. Лайклар юк. Фотосурәтләр ничектер югалып беткән. Хәтта исеме дә танымаслык хәрефләр белән язылган. Башта ул моны куркыныч төш дип уйлады. Аннары хата, система саташуы дип юанды. Тик бер сәгать узды, икенчесе дә үтте – берни дә үзгәрмәде. Телефон шым гына, бер хәбәр дә килми, бер йөрәкчек тә өстәлми.

 

Алисә, ачуланып, телефонны диванга ыргытты, аннары тагын алып карады, тагын ыргытты. Ниһаять, үзенә урын тапмыйча, урамга чыкты.

Урамда көз иде. Җил саргайган яфракларны әйләндереп уйный, кояш өйләр артыннан гына калкып килә. Алисә башта гадәте буенча телефонын эзләде, ләкин ул өйдә калган иде. Фото төшерергә мөмкин түгел. Шунда ул беренче тапкыр, башын күтәреп, тирә-ягына карады.

 

Ул кояшның битләрен ничек җылытканын тойды. Җилнең чәчләрен ничек тузгытканын сизде. Кинәт кенә каршы яктан бер кечкенә кызчык йөгереп килде дә, Алисәгә туп-туры карап, чын күңелдән елмайды. Бер сәбәпсез, бер шартсыз – болай гына, күңеле шуны теләгән өчен. Алисә дә, үзе дә сизмәстән, елмаю белән җавап кайтарды. Бу гади генә хәрәкәт иде, ләкин күкрәк эчендә күптән онытылган җылылык уянды.

 

Ул көн буе шәһәр буйлап йөрде. Лайкларсыз, камерасыз, тамашачысыз. Парктагы эскәмиягә утырып, карт имәннәрнең ничек шаулаганын тыңлады. Икмәк кибетеннән яңа гына пешкән күмәч исе борынын кытыклады. Урам музыкантының иске скрипкасыннан агылып торган моң  нигәдер күз яшьләренә сәбәпче булды. Бу дөнья тере иде, сулыш ала иде, төсләргә, тавышларга, исләргә бай иде. Дөньяның һәр сулышы, табигатьнең һәр авазы үзе үк кеше күңеленә лайк шикелле. Тик ул йөрәкчек рәсеме генә куеп калмый, ә йөрәкне ешрак тибәргә, хисләнергә, ләззәтләнергә мәҗбүр итә. Тере дөнья никадәр газиз һәм хозур икән бит! Ә ул аны элек экранда гына күргән, экранда гына яшәгән.

 

Кичкә таба, өенә әйләнеп кайткач, Алисә телефонын кулына алды. Экранда белдерү: профиле торгызылган. Язылучылар кире урынында, лайклар да җыела башлаган, хәтта яңа шәрехләр дә бар. Элек бу саннарны күрү аңа ниндидер ләззәт, дулкынлану китерә иде. Ә хәзер... Хәзер аңа барыбер. Бүтән кызык түгел иде.

 

Алисә телефонны сүндерде дә тәрәзә янына килде. Тышта – тере көзге кич, тере кояш баешы, тере йолдызлар. Ул бу матурлыкны фотога төшермәде, челтәргә куймады. Аны бары тик үз күзләре белән, үз йөрәге белән генә күреп калды.

 

Һәм шул мизгелдә ул үзен чын мәгънәсендә тере кеше итеп тойды. Җирнең матурлыкларын күрә һәм үз күңеленә сеңдерә белүче зат итеп. Бәйсез итеп. Ул беркемнең дә карашына, үз гамәлләрен бәяләвенә бәйле түгел иде.

 

Виртуаль дөньядагы танылу тозлы су кебек, эчкән саен эчәсе килә, әмма сусавыңны беркайчан да басмый. Ә чын сусауны бары тик чын тормыш кына баса ала: андагы кояш, андагы җил, андагы очраклы елмаюлар...

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре