Газетага язылу

Рәхәт инде

Авылда электр өзелде. Мондый хәлләр әледән-әле булып тора инде: я су бетә, я газны сүндерәләр. Тик бу юлы озакка сузылды. Газизулла карт башта кара кайгыга калды.

Беренчедән, үткән атнада гына авылны су белән тәэмин итә торган чишмәнең әллә нәрсәсен әллә нишләтәбез, дип акча алып чыгып киткәннәр иде. Аннан соң трактор алабыз, дип килделәр. Авылда шулай бит хәзер, берәр нәрсә кирәк булдымы, халыктан акча җыялар.

 

Газизулла картка су да, трактор да бик кирәкми хәзер. Суны ихатасындагы коедан ала, тракторны ун ел күргәне юк. Шулай да бирә, халык мәнфәгате акчадан кыйммәтрәк. Бу юлы да «электр чыбыгы сатып алырга» дип килүләрен көткән иде. Килмәделәр. Тик икенче көнне газны да сүндерделәр. Ремонт ясыйлар, торбалар алыштыралар икән. Карт башта кара кайгыга калды. Чәй кайнатып эчәрлек мөмкинлеге дә юк бит.

 

Ә чәй кирәк. Татар болай да чәйсез тора алмый, ә карт татар бигрәк тә. Ансыз булмый. Ә газны да өзеп, электрны да сүндергәч, ничек чәй эчәсең? Газизулла карт башта үзенә урын таба алмыйча йөрде. Берәр нәрсә уйлап тапмадылар микән дип башта бер як күршесенә керде. Күршесенең кәефе юк иде. Югары очта яшәүче бертуган энесе белән бүген табын корырга сөйләшкән булганнар. Ну, тәмлерәк ризык, шашлыкмы-нәрсәме кыздырып, капкалап, сөйләшеп утырырга. Ни генә әйтсәң дә, туган бит. Туган белән аралашырга кирәк. Гәпләшеп торырга. Туганы белән аралашмаган кешедә бөтенләй өмет юк. Хәзер күпләр алай эшләмиләр, телефоннан сөйләшү дә җитә, дип уйлыйлар. Җитми. Бер-береңне күреп, күзгә күз карашып утырырга кирәк. Менә шулай утырырга җыенганда гына... электр, интернет югалды. Димәк, «Макс» та, бүтән мессенджер да эшләми. Алар эшләмәгәч, ничек күзгә-күз карап сөйләшәсең?! Өенә бәреп керәсеңмени кешенең?! Фаҗига бит инде бу туган җанлы адәм өчен. Ике кулсыз калган инде шулай. Ике бармак арасына йон үсеп чыккан кебек бит. Нишләргә дә белми, бахыр.

Уң як күршеләре дә шатлыктан сикергәләп йөрми икән. Алар яшьләр әле, телефон кочаклап йоклый торган кавем. Хәзерге яшьләр бит хәтта үбешкәндә дә бер генә күзләрен йомып үбешәләр, икенчесе белән телефон күзәтәләр. Электр юк менә хәзер, интернет юк. Ничек кәефләре булсын?! Өстәвенә эшләре дә беткән. Бөтен кораллары электр белән эшли икән. Электр пычкысы, электр пычагы, электр чалгысы, электр... Хәтта керне дә шуның белән юалар. «Дөнья бетте, күрше, дөнья бетте», – дип утыралар.

Бераздан урамда тормыштан зарланып, нишләргә белмичә, үзләренә шөгыль таба алмаган кешеләр күпләп күренеп, төркемнәргә җыела башлады. Газизулла карт яннарына барып тормады, толк булмаячак – әллә кайдан өметсезлек аңкып тора. Ә чәй эчәсе килә иде. Бик килә. Бик, бик, бик…

 

«Кара әле, без элек ничек яшәдек икән?» – дип уйлады ул кипкән телен әүшәләп һәм дертләп китте. Даһи фикерләр шулай көтмәгәндә килә ул һәм аяктан бәреп ега яза. Элек бит атналар буена урманда ята торганнар иде, агач салып та, печән чабып та. Анда бернинди электр булмый торган иде. Шайтан алгыры, тормыштан бөтенләй төшеп калган икән бит ул шушы заманга ияреп. Ходай биргән мөмкинлекләрнең үз кулында икәнен тәмам оныткан.

 

Карт яшь чакларындагы кебек ихатага чыкты да сарайдан арурак утыннар алып, учак тергезеп җибәрде. Таган асып, бәрәңге пешерергә куйды. Күмерен җыеп, чардактан эзләп тапкан самавырын чыжлатып җибәрде. Чыжлый каһәрең. Интернет чоры, ясалма акыл заманы дип тә тормый. Шул самавырның тавышы вакыт агышын ерып, дөньяны бөтенләй үзгәртеп җибәргәндәй булды.

 

Бераздан ул тәмләп чәй чүмерә иде. Күп тә үтми, койма аша уң күршесе үрелеп карады. Тиздән ул да учак кабызды. «Шашлык кыздырам әле, – дип дәртләнде ул. – Энекәшне шашлыкка алып төшәм. Йортын таба алсам инде, күптән барганым юк...» Аннан сул як күршесе үрелеп карады да тиздән ихатасында балта чапкан тавыш ишетелде. Кичкә таба авыл ихаталарында бер-бер артлы сыек төтен болытлары күтәрелде. Бар тирә-якка татлы исләр таралды. Караңгы төшүгә, кайдадыр тальян тавышы ишетелде. Газизулла картның йөрәге дәртләнеп типте, ул үзен авыр эштән кайтып, кичке уенга җыенучы егет итеп тойды. Шкафта адәм кулы тимичә яткан матур киемнәрен киде.  Иптәш егете менә-менә килеп сызгырыр да бергәләп чыгып китәрләр. Ихатада йөргәндә – капкага, өйгә керсә, тәрәзәгә караштырып алды. Сызгыручы гына табылмады. Ул көрсенеп, башын чайкап куйды. Ахмак! Дус егетең күптән юк бит инде. Үзеңә дә вакыт җитеп килә. Үз ахмаклыгына ныграк сокланырга теләп, ихатага чыкты. Анда төтен һәм тәмле аш исләре бетмәгән иде әле. Тальян тавышы да тынмаган иде. Рәхәт иде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре