Газетага язылу

Татарстанда ялган юл белән баласына 1 миллион сумнан артык пенсия алган хатын хөкем ителгән

Баулыда яшәүче 34 яшьлек хатын-кызны аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепле дип тапканнар.

Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә. Суд тарафыннан хатынның элеккеге ире башка шәһәргә күчеп яшәү урынын алыштырганлыгы ачыкланган. Ул үз теләге белән аңа балаларын карау өчен алимент түли. Шуңа да карамастан, хатын судта элеккеге ирен хәбәрсез югалган дип танытуга ирешә. Балага шул сәбәпле, туендыручысын югалту буенча пенсия билгеләнгән. 2014 елның ноябреннән 2025 елның июнь аена кадәрге чорда хатын-кыз нигезсез рәвештә гомуми суммасы 1 млн сумнан артык булган иминият пенсиясен алган.

Гаеплегә суд карары белән 3 ел гомуми режимлы колония билгеләнгән. Ул баласына 14 яшь тулгач хөкем җәзасын үтә башлачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре