Газетага язылу

Казан аэропорты кышкы графикка күчте

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты кышкы эшчәнлек чорына күчә, яңа расписание киләсе елның 27 мартына кадәр гамәлдә булачак. Яңа сезон башлану белән очышлар маршруты халыкара һәм эчке юнәлешләр буенча өстәмә рейслар белән тулылана.

Кышкы чорда аеруча  Дубай шәһәренә атнасына тагын ике очыш өстәлә.

Мисыр юнәлешендә исә һава аланы яңа очыш ширкәте белән хезмәттәшлек итә башлый: нәтиҗәдә декабрь аеннан турыдан-туры Шәрм-әш-Шәйхка атнасына ике тапкыр чартер рейслары оештырылачак. Хургада курортына да очышлар туктаусыз дәвам итәчәк. Моннан тыш, Анталья шәһәренә дә бу кышта даими очып булачак.

Азия илләрен хуп күрүчеләр өчен кышкы сезонда беренче тапкыр Вьетнамның Фукуок утравына туры очышлар тәкъдим ителә. Хайнань (Санья) утравына даими рейслар, шулай ук Пхукетка һәм Шри-Ланкага чартер программалары да үз көчендә кала. Шанхай, Белград һәм Истанбул маршрутлары да тоткарлыксыз эшләвен дәвам итә. Истанбулга исә очышлар саны тагын да артачак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре