Бу хакта “РИА Новости” Эчке эшләр министрлыгы документларына таянып яза. Башка хәрби учет документларына – мәсәлән, хәрби комиссариаттан билгеләнгән үрнәктәге белешмәгә ия булмау да чит ил паспортыннан коры калдырачак. Моннан тыш Россия гражданины паспортына бәйле проблемалар – әйтик, паспортның гамәлдә булу срогы чыгу яки аның гамәлдә булмавы чит ил паспортын рәсмиләштерүдән баш тарту сәбәбенә әйләнәчәк. Фотосурәтнең тиешле форматта булмавы, тапшырылган гаризада ялгыш мәгълүматлар бирелү, аларны дөрес тутырмау да документлар кабул итүдән баш тартуга сәбәп булып тора. Шулай ук мөһим яки яшерен мәгълүматлар белән эшләүчеләрнең, суд тарафыннан йөкләнгән бурычларын үтәмәүчеләрнең, банкрот булып танылучыларның, хәрби хезмәттәгеләрнең яки ФСБдагы хәрби хезмәттән китүчеләрнең дә документларын кабул итүдән баш тартырга мөмкиннәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез