Салым хезмәте тиешле белдерүләрне берничә ысул белән юллый. Аны nalog.gov.ru сайтындагы «Салым түләүченең шәхси кабинетында», «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасында яисә «Дәүләт хезмәтләре» порталында карарга мөмкин. Электрон хезмәтләрдән файдаланмаучыларның «салым хатлары» почта аша килә.
Салым салына торган мөлкәте булып та хат яисә хәбәр алмаучылар салымнардан азат ителми. Андый очракларда кеше исәпләнгән салымны үзе мөстәкыйль рәвештә тикшерергә тиеш.
Белгечләр салым түләүне соңгы көнгә кадәр калдырмаска киңәш итә. Чөнки 2 декабрьдән башлап, бурыч түләнмәгән һәр соңга калган көн өчен автоматик рәвештә өстәмә түләү исәпләнә башлый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез