Югыйсә өлкән кеше бит инде, ә мәетне һаман ярдыралар. Узган ел ахырында моңа бәйле үзгәрешләр гамәлгә керде дип беләм. Табиблар моны ишетмичә калдымы икән әллә? Өлкән яшьтәгеләрне үлгәч тә ник азаплыйлар икән? Мин – сиксәнне, бабам туксанны уздык, шуңа күрә бик борчылабыз.
Фәһимә САБИРОВА.
Казан, Дәрвишләр бистәсе
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән:
– Моңа бәйле федераль закон шул ук. Әмма узган елның декабрендә Татарстан Дәүләт Советында республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе арасында хезмәттәшлек турында генераль килешү имзаланды. Ул уртак эшчәнлек алып баруга юнәлдерелгән һәм, шул исәптән, мәетне ярдыру мәсьәләсен җайга салуны күз уңында тота. Пациент гел табибка күренсә, диспансеризация узса, билгеле бер чир белән исәптә торса һәм нәкъ менә шул чире аркасында вафат булса, бу очракта ярдыру таләп ителми. Ягъни кеше табиблар күзәтүе астында булырга һәм үз вакытында диспансеризация үтәргә тиеш дигән сүз. Ә үлемгә китергән сәбәп билгеле түгел, пациент озак вакыт хастаханәгә килмәгән, табибка мөрәҗәгать итмәгән икән, федераль закон кысасында эш итү мәҗбүри.
Редакциядән. Бу хакта сүз чыккач шунысын да искәртик: бүген мәетне яру мәсьәләсе 2011 елның 21 ноябрендәге «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы 323 нче федераль канун нигезендә расланган. Анда медицина хезмәткәренең мәетне кайсы очракта ярырга җибәрергә тиешлеге, ә кайсы вакытта белешмәне ярмыйча гына бирә алуы билгеләнгән. Шул ук канунның 67 нче маддәсендә дини карашларга нигезләнеп, ире яки хатынының яки якын туганының (балалары, әти-әнисе, уллыкка алучылар, уллыкка алынганнар, бертуган апа-сеңел, абый-энеләре, оныклары, әби-бабайлары), алар булмаса, башка туганнары, яисә законлы вәкиленең язмача гаризасы булган очракта яки инде мәрхүм үзе исән чакта бу хакта ихтыяр белдерсә, мәетне ярмаулары турында әйтелгән. Шулай ук мәетне яру мәҗбүри булган очраклар саналган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез