Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин «Россия – Африка» форумының пленар утырышында белдерде, дип хәбәр итә «Интерфакс».
Аның сүзләренчә, Россия ашламалары һәм ашлыгы Африканың 40 тан артык дәүләтенә китерелә. Россия авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучы илләр санын киләчәктә дә арттырырга ниятли.
2026 елның тугыз аенда безнең илдән Африкага 13 млн тонна авыл хуҗалыгы продукциясе экспортлаган. Путин билгеләп үткәнчә, аерым илләрне тәэмин итү күләме берничә тапкырга арткан.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез