Диетолог Любовь Савельева “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә көзге кәефне нинди ризыклар ярдәмендә шактый ук яхшыртып булуын аңлатып үткән.
Беренче чиратта яшелчә һәм җиләк-җимешне игътибар үзәгенә алырга кирәк. Аларда клетчатка күп. Ә бу матдә организмны зарарлы матдәләрдән арындырырга ярдәм итә. Савельева кәефне күтәрү өчен аеруча файдалы продуктлардан бананны атап үткән.
Анда триптофан, шулай ук магний, калий, фосфор һәм В витаминнары бар. Нәкъ менә шулар бәхет гормоны – серотонин эшләп чыгаруда катнаша. Диетолог шулай ук чикләвек, төрле орлыкларны күбрәк кулланырга киңәш иткән. Болары файдалы майларга, аксым һәм кәеф күтәренкелегенә ярдәм итүче мөһим микроэлементларга бай. Ләкин мондый продуктны көненә 50 граммнан арттырырга киңәш ителми, юкса сәламәтлектә тискәре чагылыш табарга мөмкин. Моннан тыш балык һәм диңгез продуктлары табында мөһим урын алып торырга тиеш. Бигрәк тә кызыл балык һәм скумбрия файдалы.
Алар Омега-3 кислотасына бай. Бу кислота организмда ялкынсыну процессларын киметеп, баш миенә уңай йогынты ясый. Диетолог балыкны атнага кимендә ике тапкыр ашарга кирәклеген әйткән. Сөт ризыклары – кефир, йогырт, сыр турында да онытмаска. Аларда эчәклекләрнең микрофлорасына уңай йогынты ясардай пробиотиклар бар, дигән ул. Тагын бер файдалы ризык һәм триптофан чыганагы – күркә һәм чебеш ите. Триптофан серотонин эшләп чыгару өчен кирәк. Мондый итне даими куллану да рухи күтәренкелекне сакларга ярдәм итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез