Газетага язылу

Рагнар, Август, Аделаида: узган атнада казанлылар балаларына үзенчәлекле исемнәр кушкан

Узган атнада Татарстан башкаласында бәби алып кайткан әти-әниләр сабыйларына бик сирәк очрый торган исемнәр – Август, Аделаида, Лиам, Рагнар, Саломея, Хлоя һәм башкаларны кушкан.

Малайларга шулай ук Борис, Зейд, Лука, Муса, Назар, Ралан, Салих, Силвард, Суфьян, Тихон, Энсар кебек үзенчәлекле исемнәр сайлаганнар. Кызлар арасында исә Ада, Вера, Девора, Жасмин, Изель, Инелия, Наталья, Саломея, Теона, Элин, Эллари исемле сабыйлар барлыкка килгән.

Шул ук вакытта балалар арасында Тимур, Гордей, Данил, Тимофей, Алим, Эмир, Мөхәммәд, Леонид, Раян, ә кызлардан Раяна, Айлин, Агата, Алина, Есения, Карина һәм Сәидә исемнәре киң таралган булып кала, дип хәбәр итә шәһәрнең ГХАТ идарәсе.

Исегезгә төшерәбез, кичә Казанда капиталь төзекләндерүдән соң Рихард Зорге урамындагы 89 нчы йортта урнашкан Идел буе районының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге кабат ишекләрен ачты. Бинада инженерлык челтәрләре һәм эчке бизәлеш яңартылган, архив зурайтылган, шулай ук 50 кешегә исәпләнгән тантаналы теркәү залы эшләнгән.

Узган ел йомгаклары буенча әлеге бүлек 10 меңнән артык акт теркәгән һәм 37 меңгә якын төрле документ эшләрен башкарган. Ә гомумән алганда, 2025 елда Казанның ГХАТ идарәсе тарафыннан 250 меңнән артык юридик гамәл кылынган, никахлашу, аерылышу, үлем турында һәм башка төрле 52 мең таныклык бирелгән, диелә Казан мэриясе хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре