Татарстанның М12 трассасында барлык төр транспорт хәрәкәтен чикләделәр

Катлаулы һава шартлары аркасында Татарстан Республикасы территориясендә транспортның барлык төрләре өчен М12 «Восток» трассасы буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнгән. Бу хакта «Автодор» хәбәр итә.

Элегрәк «Татар-информ» «Волга-Вятскуправдор» федераль автомобиль юлларында шәһәрара автобуслары, маршрут таксилары һәм йөк автомобильләре өчен хәрәкәт чикләүләре керткәннәрен хәбәр итте. Хәрәкәтне дүрт төбәктә дә чикләгәннәр: Чувашия, Татарстан, Марий Эл һәм Ульяновск өлкәсендә.

Чикләүләр һава шартлары уңай якка үзгәргәнчегә кадәр кертелә.

 


Фикер өстәү