Татарстанда М5 трассасында автобуслар һәм йөк машиналары өчен хәрәкәтне чикләделәр

Катлаулы һава шартлары аркасында М5 «‎Урал» трассасы участогында Мәскәү — Рязань — Пенза — Самара — Уфа — Чиләбедә Оренбург өлкәсендә, Татарстан Республикасында, Башкортостан Республикасында, 1194+500 км алып 1456+000 км ераклыкта хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелде.

Иртәнге 10 сәгатьтән пассажир автобуслары, маршрут таксилары, җиңел таксилар, йөк транспорты өчен хәрәкәт чикләнгән.

Якынча, чикләүләр 21 гыйнвар 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Ләкин бу вакыт үзгәртелергә мөмкин.


Фикер өстәү