Балык Бистәсе районының Яңа Сала авылында яшәүчеләр әнә шулай ди. Ни өчен дигәндә, һөнәрчеләре – үзендә. Кемдер тәрәзә йөзлеге, өйгә кирәкле җиһазлар ясый, кемдер оекбаш, шәл бәйли. Арада 93 яшьлек чабата үрүче Нәгыймулла бабай Хәбибуллин да бар. Авылның ничек көн күрүен үзебез күреп кайттык.
Яңа Сала артык зур авыл түгел. Анда 96 хуҗалыкта 225 кеше яши. Авыл кешесе терлек асрый, һөнәрчелек белән шөгыльләнә. Кешеләре исә үз тарихын да яхшы белә. Без моннан 7 ел элек шәһәрдән туган авылына күченеп кайткан тарих фәннәре кандидаты, тарихчы Нурулла Гарифны да очраттык. Үзе яшәгән йорт янында төбәкне өйрәнү тарихы музее төзегән икән.
– Безнең авыл үзе бер дәүләт кебек. Нинди генә һөнәр ияләре юк. Телефоннан гына заказ биреп, йорт та төзеп була. Тимер капка кирәкме, өстәл-урындыкмы – авыл егетләре хәзер эшләп бирә. Төзелеш материалы ясаучылар да бар. Кызларыбыз кул эшен булдыра. Авылдагы матурлык ул – авылдашларның үз куллары белән тудырган байлыгы. Әмма шундый иркенлек, матурлыкта яшәүчеләрнең аз булуына көенәм мин. Нишләптер кеше шәһәргә ябышып ята. Татар әбиләре оныкларын карашырга бара. Кайчак кешенең күңелен дә аңламыйм. Туып-үскән җире ул аның. Без беренче сыйныфта 33 бала укыдык. Шуларның күбесе кайтып та карамый. Авылда җан рәхәте бит, кайтсыннар иде, – ди ул.
Нурулла Гариф әйтүенчә, авылның тарихы Кама Тамагындагы Яңа Сала дигән авылга барып тоташа. Анда 11 тегермән булган, өчесе – су, сигезе – җил тегермәне. Хәзер зиратлары гына 11 гектар мәйданны били. Җир, утын җитмәгәч, 1845 елда шушы якка 11 гаилә күченеп килгән. Яңа Сала бердәм булуы белән аерылып тора. Авылдан чыккан кешеләр арасында мәчет, зиратны карап тотучылар, клубка булышучылар да бар. Бар җирдә тәртип. СанПиН белгечләре килгәндә, штраф салырга бер сәбәп таба алмый. Бу да – авыл үзенчәлеге. «Авыл өчен эшләмәсәң, ул сине белми. Ә Яңа Сала игелекле кешеләрен онытмый», – ди Нурулла Гариф.
Милли бизәкләр
Монда күз иң беренче авыл йортларындагы, капкалардагы милли бизәкләргә төшә. Ә аны ясаучы оста – 64 яшьлек Зиннур абый Гаянов.
– Бөтен эшләгән эшем милли бизәкләрдән тора. Ихтыяҗ бар. Үземдә генә дә 300дән артык бизәк бардыр. Урын җитмәгәч, остаханәмнең түшәменә кадәр ябыштырдым. Буш вакытта аларны карандаш белән кәгазьгә төшерәм. Уйлап чыгарганы да, интернеттан тапканы да бар, – ди ул.
Казандагы сәнгать училищесын тәмамлаган Зиннур абый. Аннан күршедәге Шомбыт мәктәбендә 11 ел рәсем дәресләре укыткан. Әтисе балта остасы булгач, кечкенә Зиннур барысын да күреп, эшләп үскән. Остаханәсенә дә җиһазларны кулдан ясаган. Кибетнеке кыйммәт бит. Капка, койма, беседка, чардуганнар, өстәл-урындыклар – ниләр генә ясамый. Сораучылар булганда, нигә кул кушырып ятарга? Тырышкач, табышы да бар.
Аның йорты матурлыгы белән аерылып торган. Тик янгын чыгып, барысы да әрәм булган. Хәзерге яңа йорты да игътибарны җәлеп итәрлек. Капкасында –лалә чәчәкләре. Өй кыегына ерактан күренеп торган бизәк ясамакчы.
Чабатачы
Нәгыймулла абый Хәбибуллинга – 93 яшь. Бүген ул яраткан Гадиләсе белән улы, килене тәрбиясендә яши. Шушы яшькә кадәр чабата үргән әле ул. Артистлар да гел сорап торган. Аның чабаталары хәтта Америка, Германиягә кадәр үк киткән.
Армиядән кайткач, колхозда машина йөрткән, төзелештә эшләгән, мәктәп мичен яккан. Аның 13 миче булган. Утын дөрләгән арада чабата үрергә дә вакыт тапкан.
– Әни өйрәткән шөгыль бу. Юкә мунчаласын тота башлаганга 83 ел инде. Без алты бертуган идек. Хәзер икебез генә калдык. Гаиләдә әни, ике сеңлем һәм мин үрдем. Әни Чистайга алып барып сатып, шул акчага икмәк алып кайта иде. Авыл кешесе тамагын шул акчага туйдырды. Мәктәпкә чабата киеп йөрдек. Яз-көзен, кышын тиз туза иде ул. Астына күтәрмә куя идек, – ди тиктормас бабакай. – Башта авыл кешеләре шактый үрде. Аннан сораучы беткәч, үзем генә калдым. Мин тиз һәм җиренә җиткереп ясадым. Көнгә кайчак ике пар үргән чаклар да булды.
Сер
Авылда әле кич утыру гадәте дә бетмәгән. Анда күршедәге хатын-кызлар җыелышып, җырлый-җырлый шәл, оек, бияләй бәйли.
Гүзәлия Шиһапованың шәле иясен көтеп ятмый. Кул эшен сатып тора. Кышка 4–5шәр шәл бәйли. Моның өстенә, оекбаш-бияләен. Көндез өй тирәсендә эш бетми. Кич утырган арада әле бу. Әлеге шөгыльгә 6 яшьтән үк өйрәнгән. 60 ел буе бәйләп, остарып беткән инде.
– Табышы әллә ни күп түгел, әмма ияләнгәч, ташлыйсы килми бит. Үзенә тартып тора. Бер кыенлыгы да юк. Ак, көлсу, кара төстәге шәлләр бәйлим. Кәҗә мамыгын сатып алам. Бер шәллек мамык – 1100–1200 сум. Мамыкны юам, аны кул белән эрлим, – ди Гүзәлия апа эш һәм аш турында.
Гүзәлия апа безгә яхшы шәл сайлау серен дә чиште. Җебе азрак, мамыгы күбрәк була икән. «Җебе бер кат булсын. Сатып алганда, шәл кырыннан булавка белән шуны карагыз. Аптырамагыз, баштарак кабармый, яба-яба матурая», – ди оста шәлче.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat