Районнарга килеп чыкканда, берәр үзенчәлекле ягы булган авыл белән танышып кайта торган гадәтебез бар. Бу юлы Кайбыч районының Морза Бәрлебашы авылына юл тоттык. Анда бар кеше бал корты асрый, диделәр безгә.
«Безнең авылда эт тә юк…»
«Бәрле елгасы буенда авыллар бер-бер артлы сәйлән кебек тезелеп утырган, Морзаныкы бер урамлы гына, урман эчендә урнашкан», – дип аңлатып җибәргәннәр иде югыйсә. Әмма без борылыштан соң, ялгышып, Бәрлебаш авылының руслар яши торган ягына килеп чыкканбыз. Аның да бер урамы диярлек кенә калган, бөтен тирә-юнен агач каплаган, урманнан бер дә ким түгел. Тик йортлары гына бик тузган, ташландыклары да күп. «Бер дә татар авылына охшамаган бу», – дия-дия, урам очына чыгып җиттек. Умарталар да күренми. Кайда йөргәнлекне белергә теләп, бер капкага төртеләм, икенчесенә… Бикле. Берсенә шакый торгач, ниһаять, бер апа пәйда булды. Татарча исәнләшүебезгә русча җавап ишеткәч кенә аңлап алдык. Бөтен җир бикле, кеше яшәми, ахры, сездә, дигәнгә: «Безнең авылда эт тә юк», – дип җавап кайтарды. Безнең авыл дигәне бик туры килеп бетми инде, әлбәттә. Бәрлебашның татарлар яши торган өлеше гөрләп утыра (элек ул ике авыл булып, Рус Бәрлебашы һәм Татар Бәрлебашы дип аталган икән). Татар өлешендә бик тырыш, эшчән халык гомер иткәнлеге күренеп тора. Рус ягында яшәүчеләр, күрәсең, күченеп китүне җайлырак тапканнар. Мондый хәл, бәлки, тарихка да бәйледер. Руслар – төрле чорларда күчереп утыртылган халык, ә татарлар өчен бу – әби-бабайлар яшәгән изге җир.
Без эзләгән авыл тагын ике чакрым арырак, чыннан да, урман эчендә булып чыкты. Кайбыч район үзәгендәге мәктәп директоры Исламия ханым Мусина шунда яши дигәч, аның телефон номерын алган идек. Борылышта чагында ук шалтыраткач, каршы алам, хәзер чыгам, дигән иде. Бәрлебашта йөри-йөри шактый вакыт үтеп китте бит инде. Көткән-көткәндер дә кереп киткәндер. Бер урамлы авылның икенче башына чыгып җитә язганда, ниһаять, капка төбендә бал кортларыннан саклану өчен битлек кигән бер кеше очрады. «Мин бу авылны белмим шул. Бал кортлары карарга гына киләм», – дигәч, артка борылып караган идек. Авылның без кергән башында бер хатын-кыз кул болгап тора. Исламия ханымдыр инде, диештек. Ул арада ачык калган ишектән машинабыз эченә бал кортлары кереп тулган булып чыкты. Дөрес юлда йөргәнебезгә чынлап торып ышандык.
Бер урамлы авылның рәхәт яклары да бар икән үзе. Бер башына чыксаң, икенчесен күрергә була. Ә яшәр өчен… Бакча артында елга, уйсу җирләр, аннан урман башлана. Беркем беркемгә комачауламый. Чагыштырмача яңа авыл икән әле бу Морза Бәрлебашы. Тарих битләреннән күренгәнчә, XX гасыр башында крестьяннар җиргә кытлык кичерә башлый. Авыл кешесе, гаиләсен туендыру өчен, кәсепчелек белән шөгыльләнергә мәҗбүр була. Шушы хәлләрнең нәтиҗәсе буларак, 1929–1930 елларда халыкның бер өлеше Морза Бәрлебашы авылына нигез сала. Төп кәсепләре бүгенгә кадәр дәвам иткән, үзләре әйтмешли, «марта» асрыйлар. Бу авылга заманында көчле, хәлле, ягъни морзалар нәселеннән булган кешеләр күчеп утыра.
Әни теләгәнчә…
– Тәүзәр, кунаклар килде. Синнән әйбәтрәк таныштыручы булмас, – дип сөрән салгач, бакча ягыннан бер күч бал кортлары ияртеп: «Менә без шулай «марта» асрыйбыз инде», – дия-дия йорт хуҗасы килеп чыкты. Өйгә кереп качудан башка чара калмады. Бу авыл халкын, мөгаен, бал корты чакмый торгандыр, чөнки умарталар өй алдында да, урам якта да – кыскасы, кайда урын бар, шунда урнаштырылган. Ниндидер канун кысасында яшәүне уйлап та карамый болар.
– Сезнең авылда бөтен кеше умарта асрый, дигәннәр иде. Чынлап та, дөресме ул? – дип кызыксынам.
– Барысында да юк инде. Олыгаеп китеп, бик эшли алмаучылар бу шөгыльне ташларга мәҗбүр. Менә безнең күрше әби ялгызы калгач та бик озак еллар асрады әле. Хәзер авыраеп китте инде, – диештеләр хуҗалар.
– Бу кәсеп бик файдалыдыр инде? – дип дәвам итәм сүземне.
– Элегрәк, чыннан да, бик әйбәт булды. Сезон башлангач, һәр гаилә, быел машина алам, яисә, өй салам, тагын берәр нәрсә эшлим, дип планлаштырып куйды. Һәм теләгенә ирешә дә иде. Хәзер алай ук түгел инде. Бал корты үрчетү белән шөгыльләнүчеләр күп бит. Шуңа күрә сату мәсьәләсендә проблема килеп туа. Әмма ничек кенә булмасын, без бу эштән туктый алмыйбыз. Әби-бабайлардан килгән шөгыль бит. Мирас кебегрәк ул безнең авылда. Дөрес, әтиебез гомере буе урманчылыкта мастер булып эшләде. Арбасын да, чанасын да, көрәген дә ясады. Умарталарны әниебез карады. Без аңа булышып үстек, – ди Тәүзәр.
Мусиннар гаиләсендә өч ир-бала үсә. Олысы Айдар белән кечесе Ирек медицина институтын тәмамлыйлар, берсе – Олы Кайбычта, икенчесе – Казанда теш табибы. Ә Тәүзәр Казан педагогия институтының физмат бүлеген тәмамлый да менә инде 32 ел үзе укыган Бәрлебаш мәктәбендә укыта. Укытучылар җитмәгәнлектән, Кайбыч мәктәбендә дә белем бирә. Үзе, әллә уйнап, әллә уйлап шунда, аптыраган була: «Әтинең мине төп нигездә калдырасы килгән, ахры. Кечкенә чагымда ук, улым, син укытучы булырсың, диде. Минем дә табиблыкка китәргә теләгем бар иде: әти сүзеннән чыкмадым. Үзем дә гаҗәпләнәм: йорт хуҗасы булып кечкенә бала калырга тиеш инде ул. Ничектер, бу хакта сүз дә булмады кебек. Өйләнүен дә беренче булып мин өйләндем. Исламияне югары уку йортын тәмамлаганнан соң Бәрлебаш мәктәбенә укытырга җибәргәннәр. Үзе Колгына авылыннан. Насыйп яр дигәннәре шул буладыр инде», – ди. «Әтиең, син тугач ук, шулай тиеш дип тапкандыр. Исемеңне дә үзенә охшатып куйган бит», – дим. Үземчә шаяртам инде. Әтисе Тәүзих исемле аның. Моннан алты ел элек дөнья куйган. Әнисе Гөлфирә апа бик сагынып яши. 59 ел бергә яшәдек, дигән сүзләрне бик еш кабатлый. Әле ярый балаларым әйбәт булды, дигән сүзләрне дә калдырмый.
– Бер елны Казанда хастаханәдә яткан идем. Бер-бер артлы әле улларым, әле оныкларым килеп торды. Малайларны ничек шулай яхшы тәрбияли алдың дип, палатада ятучылар шаккаттылар. Кызлар эшенә дә куллары бик ятты: өйне дә юдылар, кирәксә, ашарга да пешерделәр. Киленнәрем дә үз кызларым кебек, шөкер. Өчесеннән дә бик уңдым, – дип мактанып та алды.
Хәер, мактанырлыгы да бар шул. Күренеп тора: хөрмәткә тиенеп яши Гөлфирә апа бу йортта.
– Сез, бер дә заманча яшәмиләр икән болар, дип уйлый күрмәгез инде. Без әни теләгәнчә яшибез, – ди Исламия дә, күпертеп куелган, чигүле мендәр тышлары киертелгән мендәрләргә ымлап. – Әле өйне юып кына чыккан идем. Улыбыз Булат кайткач, әни стеналарга да элеп куя чигүләрен. Гомер буе чигү чиккән, бик яраткан ул кул эшләрен. Бер дә аерыласы, сандык төбенә җыеп куясы килми. Улым белән икесе серләшә-серләшә эшләргә яраталар. Әниебез бу йортта каенана белән 36 ел яшәгән. Аннан, авырып киткәч, үз әнисен дә алып килгәннәр. Ул 10 ел торган. Улыбыз Булат белән кызыбыз Фирүзә әнә шулай әбиләр белән үсте. Буыннар бәйләнеше өзелмәде.
«Авылча яшисе килә…»
Сөйләшеп утырган арада Исламия ханым өстәлне сый-нигъмәт белән тутырды. Барысы да үзләренеке: сөт, каймак, катык, кортлы тура, эремчек…
– Сыер асрыйбыз, өч бозавыбыз бар. Сөтне сатканыбыз юк. Әнә шулай ризыкларны балаларга да әзерләп куябыз. Күршеләргә, бигрәк тә ялгыз әбиләргә кертәм. Иллегә якын хуҗалык яшәсә дә, авылда 6 гаилә генә сыер асрый. Шуның өчесе – укытучылар. Элек киресенчә булган ул. Укытучыларга эре терлек асрарга рөхсәт тә ителмәгән. Хәзер һәр яктан үрнәк күрсәтмәкче булабыз инде, – ди Исламия шаяру катыш. – Икебез дә эшләп торгач, асрамасак та була инде. Тик авылда барыбер авылча яшисе килә шул…
Шул җәһәттән фәлсәфә корып, озак утырдык әле без Тәүзих абый юкә бурадан салып калдырган ак йортта. Идәннәре дә буяу күрмәгән аның. Яктылык сирпелеп тора. Сулар һава бәлзәм кебек. Яшәр өчен уңайлыклар да бар. Авылы да күркәм. Мәдәният йорты эшләп тора. Бәйрәмнәрдә бергә җыелабыз, диләр. Авылга асфальт килгән. Урамга таш юл җәелгән. Тик авыл барыбер бушый. Элек башлангыч мәктәбе дә булган морзалар авылының. Тәүзәр үзе дә шунда укыган әле. Балалар саны кимегәнлектән, унлап бала хәзер Бәрлебаш авылына йөри.
Кызык бит: заманасына күрә Тәүзих абыйның башы эшләгән. Бер улына авылда көн күрерлек һөнәр биргән. Хәзер инде андый юлга да барып булмый кебек. Булат та, Фирүзә дә абыйлары юлыннан киткән: медицина юлын сайлаган.
«Юлсызлыктан интеккән чакларда үзебезнең дә Кайбычка күченеп китәргә теләгән чаклар күп булды. Хәтта йорт та төзи башлаган идек», – диләр Тәүзәр белән Исламия. Әмма ата-ана хакын хаклап, яшьләр төп нигездә калганнар.
Авылны нинди киләчәк көтә? Бергәләп шул сорауга җавап бирергә тырыштык без. Бу җәһәттән алар район башлыгы, үзе дә Бәрлебаш авылы егете Альберт Рәхмәтуллинга чиксез рәхмәтле.
– Районыбызга яңа сулыш өрде. Барлык авылларда да газ яна, юллар эшләнде, халык суга интекми. Авылга заманча техникага корылган су җайланмасы куелды. Теләгән кешегә Бәрлебаш авылында ферма эшли. Ерак түгел бит. Янәшәдә генә. Кайбычның үзенә дә 7 чакрым гына. Мәктәп, мәдәният йорты, мәчетләрнең буш торганы юк. Башлыгыбыз беркемне дә урап узмый. Бәрле буенда бездән ерак түгел дүрт хуҗалык кына калган авыл бар. Иренеп тормый. Еш кына шунда төшеп, хәлләрен белешеп кайта. Юл буенда калган «Салкын чишмә»не дә күргәнсездер. Яныннан туктамый үтеп китеп булмый…
Киләчәкнең матур буласына ышанып яшиләр Бәрле буенда. Шуңа күрә без дә авылларның бераз гына тезгенне ычкындырып җибәрүләрен вакытлыча күренешкә юрадык. Хәер, эшчән булулары белән дан тоткан нечкә билле бал кортлары янында болай да кул кушырып утырып булмый инде. Әби-бабайлар белеп калдырганнар мирасны.
Фәния Әхмәтҗанова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat