8 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара альпинизм көне

1786 елның 8 августында Швейцария кешесе Мишель-Габриэль Паккард һәм аны тауларда озатып йөрүче Жак Бальма альпинистлар арасында беренче булып Монблан биеклегенә күтәрелә. Альп тауларының бу ноктасы диңгез тигезлегеннән 4810 метр биеклектә була. Шул көннән башлап, әлеге бәйрәм гамәлгә кертелә.

 Халыкара офтальмология көне

Бу – данлыклы Россия офтальмологы Святослав Федоровның (1927-2000) туган көне. Бәйрәмне гамәлгә кертү идеясе – Россия табибы Тамазу Мчелидзеныкы. Әлеге тәкъдимне бик күп илләрнең күз табиблары яклап чыга.

Святослав Федоров – югары профессиональлеккә ия булган микрохирург-офтальмалог, ул күз авыруларын  дәвалау буенча яңа юнәлешләр уйлап таба.

Бомбага тоту

1941 елда Бөек Ватан сугышы барышында совет авиациясе Берлин объектларын беренче тапкыр бомбага тота. Бу немецлар өчен көтелмәгән хәл була. Иртә белән Германия радиостанцияләре, Берлинга инглиз очучылары һөҗүм итте, дип сөйли. Үз чиратында инглизләр, без һөҗүм ясамадык, дип аклана. Советлар Союзы белдерү ясаганнан соң гына бу хәлгә ачыклык кертелә. Совет очучылары бер генә самолетын да югалтмый. Аларның барысына да дәүләт бүләкләре бирелә.

Япониягә каршы сугыш

78 ел элек (1945) Япония  капитуляция таләпләрен үтәүдән баш тарткач, Ялта һәм Потсдам конференцияләре карары белән Совет хөкүмәте Япония белән сугыш халәте игълан итә. Бу Икенче Бөтендөнья сугышының соңгы зур хәрби кампаниясе була. 24 көн эчендә совет гаскәрләре Маньчжуриядә урнашкан Квантун армиясен юк итә. Капитуляция актына кул куела, әмма СССР белән Япония арасында тыныч килешү имзаланмый. 1956 елның 12декабрендә ике ил арасында сугыш халәтен туктату турында совет-япон декларациясе кабул ителә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү