8 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара альпинизм көне

1786 елның 8 августында Швейцария кешесе Мишель-Габриэль Паккард һәм аны тауларда озатып йөрүче Жак Бальма альпинистлар арасында беренче булып Монблан биеклегенә күтәрелә. Альп тауларының бу ноктасы диңгез тигезлегеннән 4810 метр биеклектә була. Шул көннән башлап, әлеге бәйрәм гамәлгә кертелә.

Халыкара офтальмология көне

Бу – данлыклы Россия офтальмологы Святослав Федоровның (1927-2000) туган көне. Бәйрәмне гамәлгә кертү идеясе – Россия табибы Тамазу Мчелидзеныкы. Әлеге тәкъдимне бик күп илләрнең күз табиблары яклап чыга.

Святослав Федоров – югары профессиональлеккә ия булган микрохирург- офтальмалог, ул күз авыруларын  дәвалау буенча яңа юнәлешләр уйлап таба.

Бөтендөнья мәчеләр көне

Дөньяның бик күп илләрендә 2002 елдан билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәмнең инициаторы – Халыкара Animal Welfare фонды. Төрле чыганаклардан күренгәнчә, дөньяда йорт мәчеләренең 250 дән артык төре бар. Ә Җир шарында яшәгән мәчеләрнең төгәл санын белү мөмкин түгел. Аларның иң күбе Австралиядә яши. Монда 100 кешегә 90 мәче туры килә.

Кайбер илләрдә бу бәйрәм башка көннәрдә билгеләп үтелә. Мәсәлән, Россия, Англия, Кытайда – 1 мартта, Япониядә – 22 февральдә, Италиядә – 17 ноябрьдә.

Япониягә каршы сугыш

77 ел элек (1945), Япония  капитуляция таләпләрен үтәүдән баш тарткач, Ялта һәм Потсдам конференцияләре карары белән Совет хөкүмәте Япония белән сугыш халәте игълан итә. Бу Икенче Бөтендөнья сугышының соңгы зур хәрби кампаниясе була. 24 көн эчендә совет гаскәрләре Маньчжуриядә урнашкан Квантун армиясен юк итә. Капитуляция актына кул куела, әмма СССР белән Япония арасында тыныч килешү имзаланмый. 1956 елның 12декабрендә ике ил арасында сугыш халәтен туктату турында совет-япон декларациясе кабул ителә.

Бомбага тоту

81 ел элек (1941) Бөек Ватан сугышы барышында совет авиациясе Берлин объектларын беренче тапкыр бомбага тота. Бу немецлар өчен көтелмәгән хәл була. Иртә белән Германия радиостанцияләре, Берлинга инглиз очучылары һөҗүм итте, дип сөйли. Үз чиратында инглизләр, без һөҗүм ясамадык, дип аклана. Советлар Союзы белдерү ясаганнан соң гына бу хәлгә ачыклык кертелә. Совет очучылары бер генә самолетын да югалтмый. Аларның барысына да дәүләт бүләкләре бирелә.

Концерт бригадасы

81 ел элек (1941) Бөек Ватан сугышы барышында фронтка беренче концерт бригадасы юл ала. Сугыш елларында 1 млн 350 мең сәнгать чыгышлары була, 473 мең концерт һәм спектакль куела. Фронтка 4 мең тирәсе концерт бригадасы чыга. Анда 40 меңнән артык кеше катнаша.

Суыткыч

123 ел элек (1899) Америка уйлап табучысы Альберт Маршалл суыткыч патентлый. Дөрес, эзләнүләр аңа кадәр дә була. 1748 елны Шотландия табибы Уильям Каллен беренче суыткычны җыя. Аның эшләү принцибы бүгенгесенә шактый охшаш була. Шулай да  беренче булып суыткычны Миннесотадан Альберт Маршалл патентлый. 12 елдан соң “Дженерал Моторс” фирмасы аны җитештерә башлый. Тик алар нык тавышлы, газ белән эшләгәнлектән, начар ис чыгара торган була. Берничә елдан соң Дания инженеры Стиндруп бу җитешсезлекләрне бетерә.

СССРда беренче суыткычлар 1937 елда Харьков трактор заводында җитештерелә башлый, күпләп җитештерү бары тик 1960 нчы елларда гына башлана.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 


Фикер өстәү