Нияз Газизуллин: «Бездә сыерлар үзләре теләгәнчә яши. Шунлыктан сөтләре дә күп, ә савуын роботлар сава»

«Август-Мөслим» агрофирмасы комплексында сыерларны роботлар сава. Ашарларына да ризыкны махсус җайланма сала, асларын чистартырга да кул көче таләп ителми. Нәтиҗәсе дә яхшы: биредә тәүлегенә хәтта 70 литрга кадәр сөт бирүче сыерлар бар. Әлеге заманча ферманы без дә күреп кайттык.    

Барлыгы 2400 баш сыерга исәпләнгән ферма Мөслим районының Уразмәт авылында урнашкан. Генераль директорның терлекчелек буенча урынбасары Нияз Газизуллин сөйләвенчә, фермаларның берсендә сыерларны 18 робот сава, янәшәдәгесе карусель системасы  буенча эшли.

Роботлаштырылган ферманың үзенчәлеге шунда: сыерлар биредә тәүлек буе савыла.

– Малкайлар кайчан телиләр, шул вакытта савылырга барып баса. Башка вакытта тели икән ашый, тели икән су эчә, яки ятып ял итеп ала. Кыскасы, үзе теләгәнчә яши. Шунлыктан сөтләре дә күп, – дип аңлатты җитәкче.

Ферма әле күптән түгел генә төзелгән. Әлеге вакытта бозаулар белән бергә барысы 3 меңнән артык терлек бар. Голштин токымлы сыерларны исә Германиядән кайтарганнар.

Безгә аңлатуларынча, бина бикбокс стилендә төзелгән. Әйтергә кирәк, мондый тәҗрибә Татарстанда беренчеләрдән булып кулланылган. Ягъни  1200 баш сыер бер түбә астында яши дигән сүз. Һәр яклап вентиляторлар эшләп торганлыктан, һава туктаусыз алышынып тора.

Күрәсең, ияләшмәгәнгәдер, үтәли җил йөреп торгач, бина эче салкынча булып тоелды безгә. Шуңа күрә Нияз Газизуллиннан: «Терлекләргә салкын түгелме соң монда?» – дип кызыксындык.

– Сыерларга менә шундый һава торышы яхшы да инде. Алар эссе яратмый. Кышын пәрдәләр ябыла һәм вентилятор алай ук суытмый, – дип аңлатты ул.

Малларның рационын да компьютер көйли. Савытка ризыкны махсус җайланма сала.

– Сыерларны савыла торган урынга тәмле ризык белән җәлеп итәбез. Башта катнаш азык сибелә. Аннан соң гына савыла. Барлык сыер да дүрт яки ике тапкыр савыла дип әйтеп булмый. Роботка кайсыдыр – өч, кайсыдыр хәтта дүрт тапкыр баса. Ләкин аннан да артмый. Сыер кирәгеннән артык керсә, робот инде аңа ризык та бирми, сөтен дә саумый.

Робот сауган арада компьютер сыерның санын, күпме сөт бирүен, майлылыгын күрсәтеп бара.

Җитәкче сүзләренчә, сыерлар тәүлегенә уртача 38 литр сөт бирә. Ләкин араларында 70 литрдан артыграк сөт биреп шаккаттыручы рекордсменнары да бар икән.

– Бу бүлектә сыер савучылар эшләми. Барысын да робот башкара. Асларын чистарту өчен дә, терлекләрнең ашарларына бирү өчен дә эшче куллар кирәкми, – ди Нияз. – Шуңа күрә монда белгечләр генә эшли. Зоотехниклар, ветеринар табиблар, инженерлар. Алардан тыш бозау караучылар бар.

Бозаулар да заманча шартларда яши. Ягъни барысы бергә түгел, ә һәркайсы аерым читлекләргә урнашканнар.

Роботлаштырылган ферма янәшәсендә карусель системасында эшләүче ферма да бар иде. Анысы шулай ук 1200 сыерга исәпләнгән. Анда инде сөтлебикәләрне сыер савучылар көтеп тора. Карусельдә исә берьюлы 40 сыер савыла.

– Биредә сөтлебикәләрне дүрт сыер савучы карый. Көненә өч тапкыр савалар. Беренче савым иртәнге сәгать 7дә булса, соңгысы – төнге 11дә, – ди белгеч.

Аның фикеренчә, роботлар сауганда сыер күбрәк сөт бирә, чөнки сыерлар сөтне үзләре теләгән вакытта бирә. Ягъни стресс аз кичерәләр. Мәҗбүриләү юк.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү