Сөт бәясе ник төшә?

Авылның иң авырткан һәм күңелгә тия торган җире. Сүзебез, әлбәттә инде, халыктан җыела торган сөт бәяләре турында бара. Ул һәрвакыт игътибар үзәгендә булды, чөнки терлек асрау халыкка азмы-күпме табыш китерә. Тик февральдән бәяләр кинәт һәм күпләп төшә башлады. Бер-ике ай эчендә хаклар кайбер районнарда хәтта 8 сумга кадәр түбән тәгәрәде. Кызганыч, белгечләр әйтүенчә, бу әле чик түгел. Моның артында нәрсә ята һәм чыгу юлы бармы? 

Аптыраш

– Сыерны авыл халкы бераз файдасы булсын, дип асрый инде, – ди Яшел Үзән районының Акъегет авылы халкы. – Бездә сөтне Ульяннан килеп җыялар. Кышын литрын 25 сумнан тапшырган идек, февральдә – 22, мартта 21 сумга төшерделәр. Кыскасы, сөт бәясе ай саен кими. Болай булса, сыерны бетерәбез, диючеләр дә күп. Берәүнең дә юкка көч түгәсе килми бит. Матбугатта авыл хуҗалыгын үстерергә, мал санын арттырырга кирәк, дип гел сөйлиләр. Алай булгач, ник бер чарасын күрмиләр икән?

Мондый эчтәлектәге хәбәрләр газетабызның социаль челтәрләрдәге теркемнәренә көн саен килеп тора, соңгы айда гына да редакциягә моң-зарын җиткерүчеләр саны бермә-бер артты.

– Ел башында сөткә 26 сумнан түләделәр. Башка районнарда 30–31 сум түләсәләр дә, үзебезнең 26 сумга да риза идек. Тик февральдән бәяләр ярты ай саен төшә башлады. Инде 1 апрельдән 18 сум түләячәкләр, дигән хәбәр килеп иреште. Без аптырашта, – дип шалтыратты тагын бер укучыбыз – Апас районының Зур Болгаер авылыннан Алсу Хөсәенова. 

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге вакытта республикада җитештерелгән сөтнең 85–90 проценты үзебездә эшкәртелә. Ләкин министр урынбасары Наил Залаков сүзләренчә, бу гына илне сөт продуктлары белән тулысынча тәэмин итми.

– Ике ел бездә сөт бәяләре тотрыклы булды, – диде ул, – яхшы түләнә иде. Әлеге вакытта да башка төбәкләр, илләр белән чагыштырганда, бездә бәяләр югары. Ләкин сөт продуктлары, коры сөт – биржа продуктлары. Бүген бөтен дөньяда коры сөткә биржа бәясе төште. Һәм болар барысы да базарга йогынты ясый, – диде ул. – Әлеге бәя төшүгә сезонлы кимү дип карарга кирәк. Әйе, бу безнең өчен начар, сөт җитештерүчеләр күп акча югалта, ләкин шул ук вакытта алар зыянга эшләми. Базар тотрыкланачак.

Мине алдан ук, сөт заводлары белән элемтәгә чыгарга да тырышма, бу темага сөйләшмәячәкләр, дип кисәтеп куйганнар иде. Берничәсенең телефон номерларын җыйсам да, җавап бирүче булмады. Исемен күрсәтмәү шарты белән генә Биектау районы сөт комбинаты вәкиленә безне кызыксындырган сорауларны бирдем. Аның әйтүенчә, сөт бәяләре төшүнең берничә сәбәбе бар. Аларның берсе – сөт продуктларының аз сатылуы, халыкның сатып алу дәрәҗәсе кимү, читтән коры сөт күп кертелү.

– Монда бер генә сәбәпне аерып алып карап булмый, – диде ул. – Бер сәбәп икенчесен китереп чыгара. Ни өчен бу шулкадәр кинәт булды – менә анысын үзебез дә аңламыйбыз. Аннан соң коронавирус аркасында Белоруссия Кытайга җибәрмәгәч, коры сөт Россиягә күпләп керә башлады. Дөньядагы вазгыять, һичшиксез, йогынты ясый.

Ул бәяләрнең алга таба тагын да төшәчәген әйтте.

– Бәяләрнең тагын күпмегә төшәсен әйтеп булмый, тик шунысы төгәл билгеле: аска тәгәрәү дәвам итәчәк. Җитештерүне киметеп булмый, шуңа күрә без продукцияне складка җыябыз. Әле ярый безнең продукцияне озак вакыт саклап була. Тик бу да проблеманы чишү юлы түгел. Без барыбыз да бер арбада, барыбызның да көймәсе комга терәлгән, – диде ул.

Сүз уңаеннан, NielsenIQ мәгълүматлары буенча, узган ел эремчекле десертлар сату – 18,6, йогыртлар – 15,2–17,3, каймак, эремчек, кефир 1,9–4,2 процентка кимегән. Күпләп сату компанияләре ассоциациясе президиумы рәисе Игорь Караваев әйтүенчә, эре сәүдә нокталарында йогыртлар һәм эремчекле десертлар сату 10 процентка азайган. Соңгы вакытта халык сөт, май, каймак, кефир һәм сырлар сатып алуга өстенлек бирә икән. «Коммерсантъ» газетасы хәбәр иткәнчә, халыкның сатып алуы кимегәнлектән, сөт продуктларын әзерләүче кайбер эре җитештерүчеләр сөт китереп торучылар белән килешүләрен өзә башлаган.

Хәер, язманы әзерләгәндә, үзебезгә дә шундыйрак эчтәлектәге фикерне ишетергә туры килде. Актаныш районының Киров авылыннан Мәрьям Сабитова сөт тапшыруның зур бер проблемага әйләнеп баруын әйтте.

– Үзебездә дә, күрше-тирә районнарда да сөтне кабул итми башладылар. Бик нык тикшерәләр, – диде ул. – Төрле сәбәпләр табып, кире борган очраклар да арта. Белоруссиядән бик күп коры сөт кергән, диләр. Шуңа күрә авыл апасының сөтенең кирәге калмаган. Бәяләр ел башыннан 4–5 сумга төште. Бүген районда 21–22 сум тирәсендә тора. Әле тагын төшә, дип сөйлиләр. 12 сумга гына калырга да мөмкин икән. Сөт заводы үзебезнең авылда гына. Алар да сөт җыючыларга шушы ук сүзне сөйли. «Бөтен Россия буенча вазгыять катлаулы, кабул итмибез», – дип әйткәннәр икән. Бу – авыл хуҗалыгын тулысынча юкка чыгару инде, – диде ул.

Контроль кирәк

«Ембулат» сәнәгать кооперативының икътисад һәм финанс буенча рәис урынбасары Алмаз Фәсхетдинов әйтүенчә, сөт эшкәртүчеләр барысы да диярлек бер сүзне кабатлый: мул уңыш җыеп алынды, күп сөт савылды, шулай ук алар продуктның сатылмавына һәм халыкның сатып алу дәрәҗәсе кимүгә дә басым ясый. Тик аларның сүзләренә генә ышанырга ярыймы? Менә анысы шик уята, дигән фикерен әйтте әңгәмәдәшебез.

– Монда антимонополь хезмәтеннән башка берничек тә булмый. Алар җитди тикшерү уздырырга, сөт базарын контрольгә алырга тиеш. Бәлки бу – эшкәртүчеләрнең үзара килешүе генәдер? Без бит аны тикшерә алмыйбыз. Сөт заводларына уртак тел табып, бер-берсе белән килешеп эшләргә кирәк. Сөткә ихтыяҗ һәрвакыт бар. Без һәрвакыт отышлырак юлларны сайларга тырышабыз. Кайсы завод күбрәк бирә, шуңа тапшырабыз. 2022 елдан безнең хуҗалыкта гына сөтнең үзкыйммәте 24–25 сум иде. Аннан да төшсә, малны бер көн тотудан да мәгънә юк. Ә шәхси хуҗалыкларда ул тагын да күбрәк. Иген сатып табыш алдык дип, хуҗалыклар, оешмалар кергән акчаны саклауга куймый. Ул аны техника, орлык сатып алуга, фермаларны карауга яки башка чыгымнарга тота, – диде ул.

Сыйфат бәя күтәрә

Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимеров фикеренчә, сөт җыю һәм эшкәртү буенча корпоративлар сөт бәяләрен югары дәрәҗәдә саклап калырга ярдәм итәргә тиеш. Хәзерге вакытта республикада шундый 24 кооператив эшли.

– Сөт хакы яхшы булсын өчен, республиканың һәр районы үз сөтен үзе эшкәртүне оештырырга тиеш. Без башка төбәкләргә әзер продукт алып чыгасы урынга, чимал ташыйбыз. Күпләргә шулай уңайлы, тик ул сөт безгә, бәясе өстәлеп, кабат әйләнеп кайта бит. Акча районнан, авылдан китә дигән сүз, – ди ул.

Дөрес, сөт башка төбәкләргә, шәһәрләргә дә, үзебезнең заводларга да килә.

– Сөт бәяләре һәр районда төрлечә. Аны, гадәттә, арадашчылар хәл итә. Безнең табынга килеп җиткәнче, сөт ким дигәндә өч кул аша уза. Һәм һәркем үз файдасын күрергә омтыла. Ә табышның иң азы сыер савучыга, терлек асраучыга эләгә. Монда дөрес сәяси алым һәм җитди контроль кирәк. ФАС бәяләрне һичшиксез күзәтеп торырга тиеш. Башкача булганда, авыл апасы бер вакытта да табыш ала алмаячак. Башта ул сыерыннан баш тартачак, аннан соң каз сатып алачак. Тора-бара бөтенләй сатып алуга гына күчәчәк. Әлеге вакытта республикадагы барлык терлекнең 30 проценты шәхси хуҗалыкларга туры килә.

Игътибарны кооперативларга бирергә кирәклегенә министр урынбасары Наил Залаков та басым ясады.

– Түбән бәя булмасын өчен, күбрәк сөт савып алырга түгел, ә аның сыйфатлы булуына омтылырга тиешбез. Шәхси хуҗалыкларда ул тагын да начаррак. Шуңа күрә соңгы ике елда без кооперативлар белән эшләүгә күчүне алга сөрәбез. Бүген республикада сөт тапшыручы хуҗалыкларның яртысы аны кооперативларга тапшыра. Әгәр шәхси хуҗалыклардан 600 мең тонна сөт савып тапшырыла икән, аның 400 меңе  кооперативлар аша эшләнә. Бүген аларда бәя 24–25 сум тирәсендә тирбәлә. Бәя безнең кулда. Безгә бары тик дөрес, сыйфатлы, системалы итеп эшләргә генә кирәк.

Тик Алмаз Фәсхетдинов әйтүенчә, кооперативларның үзләренә дә җиңел түгел.

– Болай барса, башта – шәхси хуҗалыклар, аннан соң фермерлар терлекләрен бетерә башлар. Ахырдан эре комплекслар гына калыр. Хәзер икмәккә дә, сөткә дә бәя төште. Бар халык терлеген суеп сата башласа, итенә дә бәя төшәчәк. Бу безгә кирәкме? Юктыр, дип уйлыйм. Шуңа күрә җитәкчелектән җитди адымнар көтәбез. Элек безгә пальма мае күп керде. Тыя алмадылар, чөнки сөт дефициты башланыр, дип куркалар иде. Менә хәзер аны киметү вакыты җитте. Чын сөткә ихтыяҗ артыр иде. Чит илгә чыга торган продуктларны да күбәйтергә мөмкин бит.

Сораштыру

Вставка

Сездә ничек?

Тәскирә Минаҗева (Аксубай):

– Без сөтне 23 сумга тапшырабыз.

Рушания Гыймадиева (Алексеевск):

– Бездә сөт бәяләре ярты ай саен төшә. Бу – бүген безне борчыган иң авыр сорау.

Алия Әгъзамова (Арча):

– Бездә бер ай эчендә сөт хакын шунда ук 2 сумга төшерделәр. Халык арасында 15 сумга кадәр төшә, дигән сүзләр дә йөри.

Раилә Хәсәнова (Балык Бистәсе):

– Бездә бер ай эчендә 3 сум 50 тиенгә төште.

Рөстәм Фәткуллин (Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылы):  

– Халыктан җыелган сөткә гыйнварда 23 сум түләгәннәр иде. Февральдә 24 сумга күтәрелде дә мартта 19 сумга төшеп утырды. 1 апрельдән 18 сумнан түләячәкләр.

Хөрия Җиһаншина (Буа районы Яңа Чәчкап авылы):

– Сөт хакы ун көн саен кими. Март башында – 23, уртасында – 21 иде, ә ахырында 17 сумга калды.

Чулпан Һадиева (Кукмара районы Бакчасарай авылы):

– Кышын сөтнең бер литрына 31 сумнан түләделәр. Бүген ул – 25 сум.

Гөлнур Камаева (Азнакай районы Урманай авылы):

Безнең авылдан сөтне Мөслим егетләре килеп җыя. Февральдә 29 сумнан түләделәр. Сыерым яңа бозаулагач, мин мартта сөт сатмадым. Халыкка 27 сумнан түләгән, диделәр.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү