Рөстәм Миңнеханов балалар өчен тыелган мәгълүматлар исемлеген киңәйткән

Татарстанда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар турында законга үзгәрешләр кертелгән. Аерым алганда, баланың сәламәтлегенә, әхлагы һәм рухи үсешенә зыян салырдай тыелган мәгълүматлар исемлеге киңәйтелгән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән тиешле документка кул куйган.

Өстәмәләр балаларны үзләренә зыян салырдай мәгълүматлардан, пропаганда һәм агитациядән саклауга багышланган закон статьясына кертелә. Хәзер тәмәке рекламалау гына түгел, бәлки составында никотин булган продукцияне рекламалау да тыела.

Моннан тыш законның иске редакциясендә традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләрне пропагандалаучы мәгълүматны тыю да күздә тотылган. Хәзер бу пункт “яисә традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләрне күрсәтүче, педофилияне пропагандалаучы мәгълүматлар, балаларда җенесен алыштыру теләге уятырдай мәгълүматлар таратуны тыю” дигән сүзләргә алыштырылган.

Шулай ук законның башка статьяларына да үзгәрешләр кертелә. Шул исәптән социаль инфраструктураны булдырганда балалар хокукларын саклау-яклауга багышланган статьяларга.
Закон басылып чыкканнан соң ун көн эчендә үз көченә керә.


Фикер өстәү