7 апрель көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья сәламәтлек көне

Берләшкән Милләтләр Оешмасының беренче Бөтендөнья ассамблеясында гамәлгә куелган истәлекле дата. Ул беренче тапкыр 1948 елның 22 июлендә билгеләп үтелә. Аннан 7 апрельгә күчерелә.

Россия Хәрби-Диңгез флотында су асты көймәсендә һәлак булган йөзүчеләрне искә алу көне

1989 елның 7 апрелендә Төньяк флотның К-278 «Комсомолец» атом су асты көймәсе фаҗигагә юлыкканнан соң, 1995 елда гамәлгә куела. Бу фаҗигадә 42 кеше үлә, 27 сен коткаралар. Батырлыклары өчен аларның барысы да Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

 Баш архив идарәсе

82 ел элек (1941) Казанда Татарстан АССРның Үзәк дәүләт архивы барлыкка килә

1980 елда ул Әлмәт филиалы белән бергә ТАССР Министрлар Советы Архив бүлегенең бер өлешенә әверелә. Ә соңрак, 1997 елда, аны ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе буларак раслыйлар.

Калининград өлкәсе

77 ел элек (1946) Калининград өлкәсе оештырыла. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң Ялта һәм Потсдам конференциясе карары нигезендә Көнчыгыш Пруссиянең өчтән бер өлеше СССРга бирелә. 1946 елның 7 апрелендә  СССР Югары Совет Президиумы указы белән бу территориядә Кенигсберг өлкәсе төзелә. Шул ук елның июль аенда ул Калининград итеп үзгәртелә. Мәйданы 15125 кв км, 1 млн нан артык кеше яши.

КФУ

13 ел элек (2010) Владимир Путин Казан (Идел буе) федераль университетын төзү турында күрсәтмә чыгара

Бер елдан соң КФУга Алабуга дәүләт педагогика университеты, Казан дәүләт финанс-икътисад институты һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты кушыла.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү