Телевидение тапшыруында катнашкан күрәзәче “Асия” берәүне ярты миллион сум акчасыннан колак кактырган

Ул күрәзәче “Асиянең” телевидение каналында кешеләргә туры эфирда ярдәм итүеннән мәмнүн калган. Казанда яшәүче бер ханым полициягә мөрәҗәгать иткән.

Экстрасенс хезмәтенә түлим, дип уйлап, мошенникларга ярты миллион сумнан артыграк акча күчерүе турында хәбәр иткән ул, дип яза KazanFirst.

Ханым күрәзәче “Асиянең” телевидение каналында кешеләргә туры эфирда ярдәм итүен күреп, үзе дә шуңа мөрәҗәгать итәргә карар кылган. Операторга номерын калдыргач, “күрәзәче” аңа үзе шалтыраткан һәм сеансларына түләргә тәкъдим иткән.

Ханым, аны-моны уйлап тормастан, дүрт кредит рәсмиләштергән һәм акчаны үзенә җибәрелгән реквизитлар буенча күчергән. Бу гына җитмәгәч, кызыннан ярдәм сораган. Кызы исә полициягә барырга киңәш иткән.

Шулай итеп, ханым ярты миллион сумнан артыграк акчасын югалткан. Полиция бүлегендә “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү