Татарстанда бер ир хатынына айгыр бүләк иткән

Ханым бер ел буе үзенә ат эзләгән.

Чаллыда матурлык салонын тотучы Вероника Гапсаләмова социаль челтәрдәге аккаунтында иренең токымлы бер яшьлек айгыр бүләк итүе турында сөйләгән. Бу хакта “Челнинские известия” яза.

Бу яшь ханым берничә ел дәвамында ат спорты белән шөгыльләнә икән. Ат ярышлары буенча спорт мастерына кандидат исеменә лаек булган. Вероника бер ел буе үзенә ошаган ат эзләгән, әмма беркайдан да таба алмаган. Ниһаять, искиткеч шәп токымлы атны эзләп тапкан! “Ике дә уйлап тормастан, ат ташу машинасын алдык та Башкортстанга юл тоттык, – дип язган спортчы. – Гомерем буе үз атыма ия булырга хыялландым. Ирем миңа шуны бүләк итте. Үз гомеремдә иң шәп бүләк бу! Машина белән дә, сумка белән дә, гомумән. берни белән дә чагыштырып булмый моны!”.

Айгырның кушаматы “Тайгер Мун”, ягъни “Лунный Тигр”. Әтисе – Америка, әнисе – Ирландия бахбае. Бүләкнең бәясе турында әйтелми.

Сүз уңаеннан, Верониканың «Miss Planeta 2019” һәм “Vice Miss World WFN 2020” чибәрлек бәйгеләрендә төрле призларга ия булганлыгын искәртеп үтәргә кирәк. Ә узган елда ул “Мисс Офис-2022” бәйгесе финалында катнашкан.


Фикер өстәү