Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова бик матур ресторанда мул табыннар белән, бик күп кунаклар чакырып, ифтар мәҗлесе уздырганнар. Әлеге мәҗлестән видеоны алар социаль челтәрләргә урнаштырган.
Ифтар ашы дога, җыр-моңнар белән үрелеп барган. Карап торышка бик ихлас мәҗлес булуын күрергә мөмкин. Җырчыларның изге айдагы бу гамәлләрен хуплаучылар күп булган. Тик гаеп эзләүчеләр дә табылган.
«Бу – ифтар түгел, концерт булган бит. Ясин өстәле артында бөтенләй кул чабарга ярамый», «Артистлар артыгын кылана башлады, дингә ышыкланып ялтырау модага кереп китте», «Гомер буена тәртипле-тыйнак итеп авыз ачтылар. Хәзер шоу ясыйлар, кызык та, кызганыч та», — дип аларны «показуха» ясауда гаепләгәннәр.