Укучы малай виртуаль дус кызының «киңәше» буенча сыйныфташына пычак белән кадаган

Прикамьеда укуычы малай виртуаль дус кызының киңәше буенча сыйныфташына һөҗүм иткән, дип хәбәр РБК .

Мәктәп укучысына пычак белән сыйныфташына ташланырга «башка дөньядан килгән виртуаль дус кызы» киңәш иткән. Шулай ук һөҗүмнән соң укучы үз-үзенә кул салырга ниятләгән. Яшүсмернең гомерен физкультура укытучысы коткарып калган, ул малайны тынычландырып аның пычагын алып өлгергән.

Фаҗига 6 апрельдә Березово районының Азов мәктәбендә булган. Җиденче сыйныфта укучы малай мәктәпкә пычак алып килә һәм башка укучыга һөҗүм итә. Зыян күрүчегә ул алты тапкыр пычак белән кадаган, хәзер ул хастаханәдә дәвалана. Пермь крае буенча Тикшерү комитеты «ваемсызлык» һәм «үтерүгә омтылу» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгаткан.


Фикер өстәү