Су-25 очкычында Азов диңгезенә төшеп һәлак булган хәрби пилотның 27 яшьлек Әлмәт егете булуы ачыкланган

Краснодар краенда Су-25 штурмовигының Азов диңгезе култыгына килеп төшүе сәбәпле Әлмәт егете – очучы Тимур Хисмәтуллинның гомере өзелгән. Аңа 27 яшь булган, дип хәбәр ителә ул укыган 17нче мәктәпнең “ВКонтакте” рәсми төркемендә.
“Мәктәбебезне тәмамлап чыккан иң фидакарь, иң нык, иң изге күңелле егетләребезнең берсе – Су-25 очучысы Хисмәтуллин Тимур Самат улы (мәктәпне 2014 елда тәмамлаган) 2023 елның 17 июлендә күнекмә очышлар ясаганда һәлак булды. Тимур һәрвакыт безнең горурлыгыбыз, бик күп егетләр өчен үрнәк булды һәм шулай булып калачак. Онытмыйбыз! Яратабыз! Хәсрәтләнәбез!“, – дип язган мәктәп администрациясе.
Тимур Әлмәттә җирләнәчәк.
Моңа кадәр ТАСС үзенең рәсми телеграм-каналында, Краснодар краеның оператив штабы мәгълүматларына таянып, очучы катапульта ярдәмендә котылып калган, дип хәбәр иткән иде. “Азов диңгезенә Су-25 төшкән, пилот катапульта ярдәмендә котылып калган. Корбаннар һәм җимерелүләр юк”, – диелгән иде хәбәрдә. Шуннан соң Baza һәм SHOT телеграм-каналлары пилотның һәлак булуы турында хәбәр итте.
Көньяк хәрби округы мәгълүматларына караганда, штурмовик Азов диңгезе өстендә күнекмә очышлар вакытында һәлакәткә юлыккан. ТАСС язганча, Су-25 һәлакәтенең башлангыч сәбәбе – двигателе эшләүдән туктау.

 


Фикер өстәү