Рөстәм Миңнеханов Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин белән очрашты

Пермь крае – төп сәүдә-икътисади партнерларыбыздан берсе. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь крае губернаторы – Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Махонин белән очрашуда белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Пермь крае – Россиянең гаять көчле, зур мөмкинлекләргә ия булган төбәге. Төбәкара товар әйләнеше акчага салып исәпләгәндә 15 миллиард сум тәшкил итә. Татарстан Пермьгә йөк автомобильләре, махсус техника, автобуслар, трактор, экскаватор, шин, дизель ягулыгы, химия продукциясе, пыяла, азык-төлек, дарлар, медицина җиһазлары җибәреп килә. Республикага аннан нефть продуктлары, калийлы ашлама, цемент, көнкүреш товарлары, химия продукциясе кайта.

Татарстан Президенты әйтүенчә, республика Пермь краена машина төзү продукциясен, авыл хуҗалыгы продукциясен күбрәк җибәрү, шулай ук нефть продуктлары базарын үстерү белән кызыксына. “Уртак эш өчен, шул исәптән төзелеш комплексында күп кенә юнәлешләр бар. Суднолар төзү өлкәсендә дә хезмәттәшлек итү өчен мөмкинлекләр күп. Шулай ук КамАЗ шассиендагы автотехниканы ремонтлау ягыннан хезмәттәшлек итү мөмкинлеген карарга кирәк. Моннан тыш энергетика һәм нефть-газ өлкәләрендә бер-беребезгә файдалы булырга мөмкинбез”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент шулай ук электрон мәйданчыклардан файдалану, цифрлаштыру, уңайлы шәһәр мохитен үстерү һәм калдыклар белән эш итү өлкәләрендә тәҗрибә алышуны оештырырга тәкъдим итте. “Фән һәм мәгариф өлкәсендә дә активрак эшләргә кирәк. Хәзерге вакытта Татарстан вузларында Пермь краеннан 750 студент белем ала. Бик мөһим бу. Чөнки бүгенге студентлар киләчәктә партнерларыбызга әйләнергә мөмкин. Экология, сәламәтлек саклау, туризм, мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә кирәк”, – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов милләттәшләребезгә ярдәме өчен край җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Бүген төбәктә 115 меңнән артыграк татар яши. 2024 елда Бардада Бөтенроссия авыл сабантуен үткәрү күздә тотыла.

Дмитрий Махонин, үз чиратында, Пермь краеның сәнәгатьтә, фән-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү, мәдәни элемтәләрне ныгыту белән кызыксынуын искәртте. “Сезнең белән бергә Пермьдә Татарстан мәдәнияте үзәген булдыру мәсьәләсен карыйсыбыз килә. Безнең төбәктә татарлар күп яши. Әлеге проектка ихтыяҗ зур булыр дип уйлыйм”, – диде Дмитрий Махонин.


Фикер өстәү