Татарстан Президенты Пермь өлкәсе губернаторы белән очрашты

Татарстан Президенты Пермьгә сәфәре барышында край губернаторы Дмитрий Махонин белән очрашкан.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Пермь крае Татарстанның әйдәп баручы сәүдә-икътисади партнерларыннан берсе булып тора. Ул югары технологияле сәнәгатькә, бик зур табигый байлыкларга ия. “Эшлекле элемтәләрне киңәйтү өчен безнең күп кенә юнәлешләребез бар”, – дигән Татарстан Президенты.
Әлбәттә инде, ике төбәк арасындагы товар әйләнеше турында да сүз барган. Соңгы елларда төбәкара товар әйләнеше акчага салып исәпләгәндә 15 миллиард сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта төбәкләрнең товар кертү һәм чыгару күләме – бер үк дәрәҗәдә икән.

Республика Пермь краена йөк автомобильләре, махсус техника һәм автобуслар, трактор һәм экскаваторлар, шиннар, дизель ягулыгы, бензин, химия продукциясе, пыяла, азык-төлек, дарулар, медицина җиһазлары һәм башка продукция җибәреп килә. Пермь краеннан безгә нефть продуктлары, калийлы ашламалар, цемент, химия продукциясе, чуен һ.б. кертелә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Пермь краена табигый газда эшләүче “Чайка” ял-пассажир судноларын җибәрү мәсьәләсе карала.

Дмитрий Махонин, үз чиратында, бүген Пермь краенда 115 мең татар яшәвенә игътибарын юнәлткән. Татарларны җәлеп итеп торучы үзәкләрнең берсе – Барда районының Барда авылы, дигән ул.


Фикер өстәү