Коронавирусның гомер озынлыгына тәэсире турында билгеле булды

Коронавирус пандемиясе нык үсешле илләрдә уртача гомер озынлыгын 1,2-2 елга кыскартуга китергән. Бу хакта РИА Новости хәбәрчесенә Джордж Мейсон университетының Биология мәктәбе профессоры Анча Баранова сөйләгән.

– Коронавирусның һәрбер очрагы гомеребезне беразга гына булса да кыскарта. Ә кайбер очракларда күбрәк тә кыскартырга мөмкин, – дигән биолог.

Шул ук вакытта Баранова мисал сыйфатында АКШ статистикасын китереп үткән. Россия буенча мәгълүматларда да әлләни зур аермалык булмаска тиеш, дигән фикердә ул. Биолог шулай ук кешенең коронавирус белән бер генә түгел, ә берничә тапкыр авырырга мөмкин булуын да искәртә.


Фикер өстәү