Белгеч коронавирус кичерүчеләрнең вакытыннан алда картаюын әйткән

АКШның Джордж Мейсон университеты Биология мәктәбе профессоры Анча Баранова, коронавирус белән авырган кешеләрнең организмы вакытыннан алда картая, дип белдергән. Аның әйтүенчә, бу көннәрдә генә басылып чыккан бер фәнни язмада шундый нәтиҗәләр китерелгән. Биолог нинди тикшеренү турында сүз баруын әйтмәгән.

“Коронавирус безгә картлыкны якынайта, дияр идем. Көч-куәтебезне алып, картлыкны якынайта”, – дигән Баранова “РИА Новости” хәбәрчесенә. Аның әйтүенчә, тикшеренүдә чир кичерүчеләр арасыннан 70 процентының кайбер эчке органнарына зыян килүе турында мәгълүматлар урын алган. “Инфекциядән төп зыян йөрәккә түгел, ә асылда бавырга (май гепатозы) һәм ашказаны асты бизенә (тукымалары май тукымасына әйләнгән) килгән. Гадәттә мондый диагнозлар 60тан узганнарга куела, ә ковид кичерүчеләр инде 40 яшьтә үк шуңа дучар булган”, – дип билгеләп үткән ул.

Баранова әйтүенчә, тикшеренү асылда өйләрендә дәваланучылар арасында үткәрелгән. Хәтта авыруны җиңелчә генә кичерүчеләрнең дә коронавирус “бүләк иткән” чирләрдән азат булмавы ачыкланган.

Сүз уңаеннан, 1 декабрьдә Россиядә коронавирустан үлем-китем очракларының рекордлы саны (569) теркәлгән. Чир таралганнан бирле илдә барлыгы 40,5 мең кеше вафат булган .


Фикер өстәү