Студиясез калган Данила Новиковны сөендерделәр

Минзәлә егете Данила Новиков “Ты–Супер” бәйгесендә катнашып финалга кадәр барып җитте. Ул чакта аны котлаганда, өендә музыка җиһазлары көтә, дип тә сөендерделәр. “ВТ” хәбәрчесе Данила хакында берничә тапкыр язып та чыкты. Шул чакта әбисе Лилия Васильченко да оныгы өчен бик шатлануларын җиткергән иде. Сөенмәслек түгел – Мәскәүдән кайткач, малайга бер иганәче Минзәләдән бер бүлмәле фатир да биреп куйды.

Ә менә бүләк ителгән музыка студиясе генә бөтенләйгә куелмаган икән. Минзәлә районының мәдәният бүлеге җитәкчеләре бу студияне башта куя, аннары сүтеп алып китә. Әлеге хәбәр интернет буйлап таралды. Ул чакта райондагылар студияне үлчәмен белер өчен куеп карадык дип акланды. Яңадан куябыз дип тә әйткәннәр иде. Бер мебель фабрикасы хуҗасы аларын көтеп тормаган, изге эшне үзе эшләргә булган. Даниланың өенә килеп музыка студиясе урнаштырып биргәннәр. Егет моңа бик шат. Фабрика хуҗасы Дамир Каюмов үзе килеп, Данила белән сөйләшкән һәм күчтәнәчләр дә бүләк иткән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


2 фикер

  1. Минзәлә районының мәдәният бүлегенә дан!!! Администрациясенә ялкынлы алкышлар!

Фикер өстәү