Гыйнвар аенда Чаллыда яңа онкология үзәге эшли башлаячак

Киләсе елның гыйнвар аенда Чаллыда республика клиник онкология диспансерының яңа филиалы ачыла. Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, онкоүзәк ике блоктан – амбулатория һәм радиология блокларыннан торачак. Медицина учреждениесен төзү 2,3 миллиард сумга төшкән. Анда тугыз район халкына хезмәт күрсәтеләчәк. Елына 100 мең чамасы сырхауны кабул итү күздә тотыла.
Хастаханә заманча таләпләргә туры китереп җиһазландырылган. Сырхаулар өчен ике нурланыш җиһазы, компьютер томографлары, МРТ, рентген аппаратлары булдырылган. Моннан тыш һәр онколог бүлмәсе УЗИ аппараты белән тәэмин ителгән. Гистология анализын 2 сәгать эчендә (48 сәгать урынына) әзерләү мөмкинлеге биргән җиһаз булдырылган.
Хәзерге вакытта биредә медицина җиһазларын урнаштыру-көйләү эшләре алып барыла. Декарьдә бу эшләр тулысынча төгәлләнеп, гыйнварда диспансер тәүге сырхауларны кабул итәчәк.
Сүз уңаеннан, бүген Чаллыда яман шеш авыруларыннан интегүчеләр саны – 16 меңгә якын. Ел саен 2000ләп кеше учетка баса.


Фикер өстәү