Татарстанда коронавирустан «ЭпиВакКорона» вакцинасының сынау партиясен саклау өчен суыткыч камералары әзерләнгән. Препарат өчен Цельсий буенча -2дән алып -8 градуска кадәр температураны сакларга кирәк, дип белдерде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
«Татарстанда вакцинаны тиешле тәртиптә тоту өчен урыннар әзер. Барлык суыту камералары һәм суыткычлар әзерләнгән», — диде спикер.
Препаратны республикага махсус транспортта алып кайттылар, анда да кирәкле температура сакланган, дип өстәде Роспотребнадзорның ТР идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева.