Россиянең беренче төбәге 31 декабрьне ял көне дип игълан итте

Белгород өлкәсе хакимияте Россиядә беренчеләрдән булып 31 декабрьне ял көне итәргә тәкъдим итте. Тиешле боерыкны губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Гладков имзалады, дип яза РИА Новости.

«Башкарма хакимият органнары, дәүләт хакимияте органнары, өлкә дәүләт учреждениеләре һәм предприятие җитәкчеләренә эшне 2020 елның 26 декабрендәге ял көнендә оештырырга кирәк. <…> Бүлекчә хезмәткәрләренә <…> башка ял көне — 2020 елның 31 декабрен тәкъдим итәргә», — дип боерды Гладков.

Ул шулай ук җирле үзидарә органнарына һәм хуҗалык субъектларына «шундый ук карарлар кабул итү мәсьәләсен карарга» тәкъдим итте.

 


Фикер өстәү