Куертылган сөт һәм 2 йомырка белән кабартма пешерү ЫСУЛЫ

Кирәк булачак:

Куертылган сөт — 1 банка

Тавык йомыркасы — 2 шт

Ванилин, тоз,  — тәменчә

Разрыхлитель — 2 аш кашыгы

Он — 450 гр

Кыздыру өчен — 50-100 мл

Пешерәбез:

Ике йомырка, тоз, бераз ванилин яки ванилинлы шикәр, куертылган сөтне яхшылап болгатабыз.

Он һәм разрыхлительне бутап әлеге массага акрынлап салабыз. Бераз кулга ябыша торган камыр изәбез.

Хәзер куна тактасына он сибәбез, камырны 0,5 см калынлыкта җәябез. Берәр стакан ярдәмендә түгәрәк кабартмалар итеп кисәбез.

Майны кыздырып әлеге түгәрәкләрне ике яклап кыздырабыз. Һәр яка 1-2 минут җитә — алар бик тиз пешә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 


Фикер өстәү