Республикага шушы көннәрдә «ЭпиВакКорона» вакцинасы кайтачак дип көтелә. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек Владимир Жаворонков хәбәр итте.
— «ЭпиВакКорона»ны шушы көннәрдә көтәбез. Минем уйлавымча, ул киләсе атнада тулы күләмдә кайтып җитәр һәм кулланышка чыгар.
Элегрәк «ЭпиВакКорона»ның беренче партиясен Россиянең 40 тан артык төбәгенә җибәргәннәр дигән мәгълүмат пәйда булган иде.