Һәр эт кешенең дусты түгел: «Алар өрә, үзләрен агрессив тота»

Этләрнең төркем-төркем булып йөрүләре дә, кешеләргә ташлану очраклары да бетеп торганы юк. Әле тегеннән, әле моннан коточкыч хәбәрләр килеп ирешә. Берничә көн элек кенә булган фаҗига әлеге проблемага игътибарны кабат арттырды.

Исегезгә төшерәбез: Забайкалье краенда җиде яшьлек кызны урам этләре талап үтергән. Баланың музыка мәктәбеннән кайтуы булган. Аны эзли чыккан кешеләр кызның гәүдәсен басудан табып алганнар.
Урам этләреннән зыян күрүчеләр Татарстанда да җитәрлек. Социаль челтәрләрдә иң еш телгә алына торган проблемаларның берсе ул. Мондый зарлар Чистай, Яшел Үзән, Казан шәһәрләреннән аеруча еш ишетелә.
– Бездә этләр бик күп. Әйтерсең бөтен районнардан җыеп, безгә китереп ташлаганнар. Алар өрә, үзләрен агрессив тота. Мәктәпкә баручы балалар өчен бигрәк куркыныч. Өлкәннәр дә кичен эштән кайтканда эт өере белән еш очраша. Мәсәлән, әле шушы көннәрдә генә социаль челтәрләргә шулар аркасында балалары белән бергә бакчага керә алмаган хатын-кызның видеосы чыкты, – диде Чистайда яшәүче Галина Петрова.
Забайкалье краендагы фаҗигадән соң Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин төрле төбәкләрдәге моңа охшаш хәлләрне тикшерергә, гамәлдәге законга үзгәрешләр кертү өчен тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Аннары җыелган мәгълүматны ил җитәкчелегенә тапшырачаклар.
– Кызганыч, бу проблемага тиешле игътибар бирелми, ә кайбер субъектларда җирле түрәләр аны бөтенләй күрмәмешкә салыша, – диде Александр Бастрыкин.
Мәсәлән, шул ук Забайкалье краенда гына да узган ел этләр, кешеләргә ташланып, зур зыян салуның биш очрагы билгеле булды.
Исегезгә төшерәбез: узган елларда Татарстанда сукбай этләр мәсьәләсе еш телгә алынды. Кешеләргә һөҗүм итү очраклары арткач, республика җитәкчелеге районнарда өстәмә приютлар төзү бурычын да куйган иде. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, алдагы елларда өч шәһәрдә: Әлмәт, Түбән Кама һәм Чаллыда 250 урынга исәпләнгән приютлар төзеләчәк. Сукбай этләр артып киткән очракта, приюттагы урыннар санын 400гә кадәр җиткерү мөмкинлеге дә карала.
– Бүгенгә приют төзеләчәк урын билгеләнгән һәм проект-смета документларын эшләү белән мәшгульләр. Ел ахырында Чаллыда беренче приют сафка басачак. Киләчәктә калган ике шәһәрдә төзеләчәк, – диде Алмаз Хисаметдинов еллык коллегия утырышында.

Зөһрә Садыйкова

фото: https://eburg.mk.ru/


Фикер өстәү