Коронавирус белән авыручылар өчен хәзер Россиядә карантин 7 көнгә кыскартылды.
25 гыйнвардан Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) карары нигезендә коронавирус белән авыручылар өчен карантин 14 көннән 7 көнгә кыскартылды. Бу хакта Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде, дип хәбәр итә RT телеканалы.
«Миңа әле генә Анна Юрьевна [Попова] хәбәр итте — Роспотребнадзорның карантинны 14 көннән җиде көнгә калдырып кыскарту турындагы карары Юстиция министрлыгында теркәлгән, һәм шул рәвешле, ул үз көченә керә», — диде Хөкүмәт башлыгы.