Рөстәм Миңнеханов Россия Юстиция министры белән Гавриил Державинга һәйкәл ачуда катнашты

Бүген Казанда Юстиция кварталы территориясендә шагыйрь һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинга һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Юстиция министры Константин Чуйченко, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның зур тарихы һәм бай традицияләре булган бик яхшы юридик мәктәбе бар. «Бүген без танылган якташыбыз, Россиянең беренче юстиция министры Гавриил Романович Державинга һәйкәл ачабыз. Монумент түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге белән янәшә урнашкан. Бу бик мөһим проект, аның максаты – кешеләр кирәкле ярдәмне ала алсын өчен юридик хезмәтне һәркем өчен ачык итү», — диде Татарстан Президенты.

Константин Чуйченко, үз чиратында, республика җитәкчелегенә проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Константин Чуйченко яңа түләүсез юридик ярдәм үзәген карадылар.

Киләчәктә Юстиция кварталы мәйданында Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча территориаль идарәсе, Гражданнар инициативалары үзәге, Дәүләт юридик бюросы, Суд экспертизасы үзәге, адвокатлар һәм нотариуслар офислары урнаштыру планлаштырыла.


Фикер өстәү