Роспотребнадзор: 1 сентябрьгә мәктәпләрдә COVID-19 буенча чараларны көчәйтергә кирәкми

Анна Попова билгеләп үткәнчә, Роспотребнадзорның җирле органнары гамәлдәге таләпләрнең үтәлешен күзәтергә тиеш.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова белдергәнчә, яңа уку елы башлангач, мәктәпләрдә эпидемиягә каршы, шул исәптән ковидка каршы өстәмә чаралар кертергә кирәкми. Ведомство сайтында шул хакта хәбәр ителгән.

Попова басым ясап әйткәнчә, Роспотребнадзорның җирле органнары гамәлдәге таләпләрнең үтәлешен күзәтергә тиеш.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Татарстанда салкын тидергән укучылар һәм укытучылар дәресләргә кертелмәячәк. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина белдерде.


Фикер өстәү