Биектау районында, квадроциклда утырган өч кеше, агачка бәрелеп, һәлак булган

Бүген төнлә Биектау районы Шигали авылында коточкыч юл һәлакәте булган. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Квадроцикл, “чыгымчылап”, юл кырыена барып төшкән һәм агачка килеп бәрелгән. Йөртүчесе һәм 37 яшьлек пассажир шундук һәлак булган. 17 яшьлек пассажирның хастаханәдә гөмере өзелгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөртүче генә шлемнан булган.

“Биектау районы прокуратурасы башлангыч тикшерүнең барышын контрольдә тота. Җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала”, – дип аңлаткан Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.


Фикер өстәү