Татарстанда 20 яшьлек эшче, кулы бетон болгаткычка эләгеп, һәлак булган

Чирмешән районында эш урынында 20 яшьлек егет һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев мәгълүматларына таянып яза.

Фаҗига бүген иртән “Трест Камдорстрой” территориясендәге мәйданчыкка бетон түшәгән вакытта килеп чыккан. Бетон болгаткычның механизмы эшченең кулын “эләктереп” алган. Егет шундук һәлак булган.
Фаҗига урынына район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Рәзинә Фасахова килеп җиткән.

Производствода хезмәтне саклау турында закон таләпләренең үтәлгәнме-юкмы икәнен билгеләү өчен тикшерү оештырылган. Җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.


Фикер өстәү