Түбән Ушма халкы: «Без – бик бәхетле авыл кешеләре. Авылда шәһәр тормышы белән яшибез»

Әлеге авыл үзенә җәлеп итеп тора. Район үзәгеннән дә ерак түгел, авылның бар матурлыгын, хисен, ямен дә саклап калган. Матур табигатьле, бер гасырдан артык тарихы булган мәчетле, кешеләрне ашлы да, эшле дә иткән Түбән Ушма безне пыскак яңгыр белән каршы алды.

Тау башыннан төшкәндә бик матур булып җәелеп ята Түбән Ушма. Тирә-якта тәртип, чисталык. Бакча артында ук урман шаулый. Авыл уртасыннан Ушма елгасы ага. Йортлары нык, матур, арада икешәр катлысы да бар. Авыл эчендә мәктәп, балалар бакчасы, мәчет, кибетләр эшләп тора. Шунысы күңелле: урамда балалар чыр-чуы ишетелә.

Шәһәрдән – авылга

Авыл башында ук Мамадыш эшмәкәре, «Продпрограмма» авыл хуҗалыгы оешмасының генераль директоры Рифат Мотыйгуллинның фермалары урнашкан. Иң элек шунда туктадык. Оешманың хезмәткәрләр белән эшләү буенча директоры Илшат Шәйдуллин – әле монда яңа кеше. 9 ел Түбән Ушма авылы мәктәбен җитәкләгәннән соң, эш алыштырган. Үзе авылының чын патриоты икәнлеге күренеп тора. Авыл тарихын да белә, инде менә яңа эшендә дә байтак нәрсәгә өйрәнгән. Ул безне иң элек «Продпрограмма»ның Түбән Ушмадагы бүлеге белән таныштырды. Оешмада барлыгы 30 мең баш мал бар. Түбән Ушмада 2300 сыер савалар. Савучылар сменалап эшли. Таләпләр катгый, маллар янына кертмәделәр. Сөтлебикәләрне читтән генә күзәтеп, биредә 2014 елдан бирле хезмәт куючы Рамил Нургалиев белән сөйләшәбез. Рамил – Казан егете. Шәһәр шау-шуыннан туеп, Түбән Ушмага кайтып китүенә хәзер сөенеп бетә алмый.

– Авиатөзелеш районының 10 нчы татар гимназиясендә укыдым. Әнием бу авылныкы. Җәйләрен кунакка кайтып йөрдем. Шунда булачак хатыным белән таныштым. Гаилә корып җибәрдек. Казанда яши башладык. Әмма күңелгә нидер җитми иде. Шәһәрдән качасы килде. Хатыным белән киңәшләштек тә Түбән Ушмага кайтып төпләндек. Өй салып кердек. Өч бала үстерәбез, – дип сөйли Рамил.

Әлегә хатыны декрет ялында. Ул да «Продпрограмма»ның Малмыжка фермасында хезмәт куя икән.

– Шәһәрдә яшәргә җитәрлек хезмәт хакы алабыз. Өч балабыз булгач, акчаның артыгы юк. Аларны шәһәргә җибәреп укытасы бар бит. Киләчәкләрен уйлыйбыз. Әмма без аларны укытып, монда кайтару яклы. Шәһәрдә бик тынгысыз. Әни янына кунакка барганда да, тавыштан туеп кайтып китәм. Анда машиналар тавышы, кешеләре кәефсез. Монда җәен сандугачлар сайрап уята, һавасы чиста, кешесе ярдәмчел. Җаныма тынычлык тапкан урын бу, – ди Рамил.

Илшат Шәйдуллин машинасына утырып, авыл эченә үтәбез. Вакытны әрәм итмибез, әлеге дә баягы Илшат эшләгән оешма турында сөйләшәбез. Юл буенда очраган алма бакчасы да аларныкы икән. Моннан биш ел элек Рифат Мотыйгуллин утырткан булган. Инде дүрт ел уңыш алалар икән. Алманы эшчеләргә төшке ашка өләшәләр, пешекчеләр компот, кайнатма ясыйлар икән.

– Безгә әллә кайлардан килеп эшлиләр: Оренбург, Можга, Башкортстан, Мәскәү, Чаллы, Казаннан… Иртән Алабугадан бер егет эшкә килде. Килеп эшләүчеләр өчен тулай торак бар. Авыл эчендәгесендә 68 кеше яши. Әле Мамадышта 30 урынлы кунакханә белән 15 йорт, 8 танхаус бар. Гаиләләре белән бездә эшләүчеләргә йорт та салып бирәбез. Алар аны ипотекага ала. Кыйммәт чыкмый ул. Кайбер кешеләр ул акчаны эшләп түли. Хезмәт хакыннан тотып баруны сизми дә кала, – ди Илшат. – Безгә авыл хуҗалыгы юнәлешендәге югары уку йортларыннан студентлар практикага кайта. Аларга да акча түлибез. Күбесе укып бетергәч, кире эшкә килә. Яшьләр эштән курыкмый. Аларга күп акча һәм яшәү өчен уңайлы шартлар кирәк. Әллә кайлардан килеп тә, Мамадышта яшәп калучы бар. Иң мөһиме – тормышы канәгатьләнерлек булсын!

123 еллык мәчет

Авыл эченә үтәбез. Илшат безне иң элек мәчеткә алып китте. Тау битендә урнашкан иман йорты авыл өстенә нур сибә кебек. Бик матур итеп төзекләндерелгән. Монысы да – авылдашлары Рифат Мотыйгуллин эше.

Безне Илнар хәзрәт Фәхретдинов каршы алды. Районда манарасы киселмичә калган бердәнбер мәчет бу. 123 еллык тарихы бар.

– 1898 елны иске мәчеттә янгын чыга. Шуннан соң авыл картлары Казан сәүдәгәре Әхмәт Хөсәеновка мәчет төзүне сорап мөрәҗәгать итә. Ул каршы килми. Шуннан соң яше-карты эшкә тотына. Яңа мәчет 1904 елда сигез манаралы булып төзелеп бетә, – дип сөйли Илнар хәзрәт.

1980 нче еллардан 1990 нчы елларга кадәр мәчет авыл музее булып хезмәт итә. Ул чакта мәчет бинасының түбәләре искерә. Моны күреп, күп еллар «Кызыл флаг» миллионер колхозы рәисе булып эшләгән Мөхәммәтҗан Шакиров мәчетнең түбәсен яңартырга керешә. Әмма бу хакта КПССның Татарстан өлкә комитетына хәбәр итәләр.

– Авылга обкомнан махсус комиссия киләчәген хәбәр итәләр. Инде нишләргә? Мөхәммәтҗан абый авыл халкы белән бергә бер тәүлек эчендә иске әйберләрне мәчеткә урнаштыра. Мәчет ишегенә «Төбәкне өйрәнү музее» дигән язу элеп куялар. Комиссия кешеләре шаккатып китә. Башка авылларда да шундый музейлар булдырырга кирәк, диләр. 1990 нчы елларда, дин иреге кайткач, мәчет янә үз вазыйфасын үти башлый, – дип сөйли Илнар хәзрәт.

2006 елда шул чакта хуҗалык рәисе булган Рафаэль Мөхәммәтшин иман йортын тулысынча төзекләндерә. Өч ел Рифат Мотыйгуллин янә мәчетне яңарта, ремонт ясала. Җомга намазына мәчеткә 65 кеше йөри икән. Бәйрәмнәрдә халык сыймыйча, урамга чыга. Биредә балаларга кечкенәдән дин сабаклары бирәләр. Һәр җомга иртән мәктәптә әхлак дәресләре укытыла.

«Телне саклар өчен өйдә бары тик татарча сөйләшергә кирәк. Телне, милләтне, гореф-гадәтләрне бары тик тәрбия белән генә саклап калып була. Нинди генә программалар булмасын, гаиләдә юк икән, бернинди уңышка ирешеп булмый. Әгәр милләт һәм гореф-гадәт сакланса, дин дә югалмый», – ди Илнар хәзрәт.

 «Тырышмасаң, оят булыр»

Түбән Ушма мәктәбе шул авылда 30 елдан артык хуҗалык рәисе булып торган Мөхәммәтҗан Шакиров исемен йөртә. Ул республикада алдынгы мәктәпләр исемендә йөри. Белем нәтиҗәләре дә, тәрбия эшләре дә сөендерерлек. Биредә 98 бала белем ала. Сигезе 16 чакрым ераклыктагы Югары Ушма авылыннан килеп укый. Балалар бакчасына 55 бала йөри. Безне яңа гына директор итеп билгеләнгән, моңарчы уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Зәйтүнә Шакирова каршы алды.  Сабада туып-үскән кызны Түбән Ушма авылы егете Фәрит белән Казан педагогика институты таныштыра. Алар икесе дә – укытучы. Хәтта улы һәм кызлары да әти-әни сукмагыннан китеп, шушы мәктәптә укытырга кайтканнар. Гомумән, алар – укытучылар династиясе, эш стажлары 900 елга якын.

– Мәктәбебездә яшьләр күп. Үз укучылырыбыз читкә барып белем ала да кире кайталар. Шундый 6 белгечебез бар. Бу бит горурлык. Үз авылын, үз мәктәбен ярата торган балалар тәрбияли алганбыз, – ди Зәйтүнә Шакирова. –  Укучыларыбыз бик актив. Спорт чараларында гел беренчелекне алып торалар. Алмасалар, оят булыр иде, бездә башка бер авылда да булмаган спорт комплексы бар. Аны Рифат Мотыйгуллин үз акчасына салдырды. Ул аның бар чыгымнарын да үзе күтәрә. Анда һәркем барып шөгыльләнә ала. Укудан соң балалар үз тренерлары белән шунда барып, көрәш, волейбол, футбол серләренә төшенә. Укытучыбыз Илшат Камалов физкультура дәресләрен үткәргәч, балалар белән шунда китә.

Ул спорткомплексны без дә күрдек. Илшат Камаловның укучылар белән бергә җыелган вакытына туры килдек. Тырышлыкның юкка китмәвенә ул да сөенә.

– Балалар спортка тартыла. Араларында төрле бәйгеләрдә җиңү яулаучылар күп. Авыл эчендә шәһәрнекеннән бер дә ким булмаган спорткомплекс була торып та, уңышка ирешмәсәң, бик кыен булыр иде, – ди ул.

Мамадышта үткәрелүче бөтен ярышлар, спорт бәйгеләре биредә уза икән. Олимпия чемпионнары килеп чыгыш ясый монда.

Түбән Ушмада үз батырларын да онытмыйлар. Мәктәп директоры әйтүенчә, әле менә махсус хәрби операциядә катнашучы бер егетләре ялга кайтып киткән. Укучылар белән очрашып, андагы хәлләрне сөйләгән. Укытучылар исә, егетләргә дип, токмач кисә, балалар хатлар яза.

– Авылыбызның киләчәге бар, – ди Зәйтүнә Шакирова. – Киләсе елда 16 бала беренче сыйныфка керәчәк. Без – бик бәхетле авыл кешеләре. Авылда шәһәр тормышы белән яшибез. Елга берничә тапкыр укытучылар белән, ял итәргә дип, Казанга, Мәскәүгә, Санкт-Петербургка барабыз. Әмма кайда гына йөрсәк тә, Түбән Ушмыны сагынып кайтабыз. Иң рәхәт, иң матур җир – монда.

…Без килгәндә, өстән яңгыр сибәләп тора иде. Ни гаҗәп, кая гына тукталсак та, машинадан төшүгә, яңгыр да туктап тора. Әйтерсең, һава торышы да Түбән Ушманы күрми китмәсеннәр дип тырышты. Салават күпере, чыгып, күзне иркәләде. Ә бу авылны әйләнеп чыгар өчен дә ярты көн кирәк. Милләтебезгә күп кенә зыялы кешеләрне биргән Түбән Ушмадан әле тагын бик күп шәхесләр чыгар. Ә халкы хезмәт белән данланыр. Туфрагы да уңдырышлы, суы да сихәтле, кешеләре дә тырыш Ушманың. Әлеге авылның бәхете – җитәкчеләрдән. Мөхәммәтҗан Шакиров, Рафаэль Мөхәммәтшин, Рифат Мотыйгуллин… Кем генә эшләмәсен, барысы да авыл яшәсен, аннан кеше китмәсен дип тырышкан. Ә халкы булганның кадерен белә, саклап тота. Адым саен рәхәт тормышлары өчен авылдашларына рәхмәт укыйлар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү