«Чәүкә тавын казып бетерәләр, моны ничек туктатырга?!»: «ВТ» журналисты Чишмәбаш авылы халкы зарын тыңлап кайтты

«Чәүкә тавын казып бетерәләр, шуннан юлга балчык ташыйлар, моны ничек туктатырга була? Безнең өчен бик кадерле урын бит ул». Актаныш районының Чишмәбаш авылында яшәүчеләр редакциягә әнә шулай дип шалтыраттылар. Чишмәбашлыларны борчыган мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, Актаныш районына кузгалдык.

Торналар җыры…

Чишмәбаш авылы артык зур да, бик кечкенә дә түгел. Монда 60тан артык хуҗалык бардыр, төгәл генә әйтә алмадылар. Табигате матур. Торналар төшкән урыннары бар. Кошлар җылы якка киткәнне күреп елыйсылар килә хәтта, диләр. Авыл уртасыннан тауга юл күтәрелә. Монысыннан Әби патша үткән икән. Үзара салым акчасына шул юлны рәткә китерергә хыялланалар. Авылда мәдәният йортыннан кала, башка социаль объектларны күрмәдек. Автокибет атнага ике мәртәбә килә икән. Товарларны шуннан сатып алалар, кирәк булса, күршедәге Байсар кибетенә баралар. Шунысы гаҗәп тоелды: монда халык юл да, кибет тә, башкасын да сорамый. Гадәттә, авылга журналист килсә, барысын да әйтеп калырга тырышалар бит. Матди кыйммәтләргә әллә ни исләре китмиме шунда, әллә булганына шөкер итеп яшәргә өйрәнгәннәрме… Барысының да телендә – Чәүкә тавы. Тауны гына түгел, аның белән бергә авылның хатирәләрен дә саклап каласылары килә. Сүз уңаеннан, монда һәрбер тауның, урынның атамасы бар. Тимер тырнак, Каравыл тавы, Янган тау… Һәрберсендә яшьлек, авылның үткәне, тарих саклана.

Рәхәтләнеп яшә генә…

Чәүкә тавын казый башлаганга бер айлап чамасы үтеп, кызулыклары сүрелгәнгәме шунда, әллә холыклары тыныч булгангамы, бу хакта тыныч кына сөйлиләр. Чәчрәп чыкмыйлар, тавыш чыгармыйлар, әмма үз теләкләренә ирешәселәре килә.

Гөлүсә апа Гыймаева Чаллыда трамвай йөртеп, пенсиягә чыккач, туган авылына кайткан. Шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып яши башлавына – 9 ел. «Монда буш йортлар аз, соңгы берничә елда гына да 11 йортка кеше кайтты. Пенсиягә чыккач, кеше авылга тартыла. Туган авыл табигате матур, Сөн елгасы ага, тирә-якта урманнар, аннан кайтып та кермибез. Аю тавышы ишеткәнче, урманнан чыккан булмады. Гөмбәсе, җиләге, мәтрүшкәсе күп. Туфрак әйбәт, нәрсә теләсәң, шуны үстерәсең. Яшә дә яшә генә», – ди Гөлүсә апа.

Актанышта яшәүче Ләйлә Ногманованың да җәе авылда уза, башка вакытта атна саен кайтып йөриләр. «Моннан киткән дә юк. Бик яратам авылымны. Урманнан кайтканда, чәчәк булса да җыеп кайтам. Чәүкә тавына менмичә калган көн юк. Тауны казый башлаганчы, авыл халкы шунда җыелып утыра иде. 1 Май саен бөтен балалар җыелып, Карга боткасы пешерә идек», – ди ул.

«Чәүкә тавы бик кадерле, аны яратмаган кеше юк. Кечесе дә, олысы да шуңа тартыла иде. Иң биек ноктасына беседка кордылар. Бәйрәмнәрдә учаклар ягып утырабыз. Моның өчен календарьда ниндидер кызыл дата булу кирәкми. Самавыр куеп, чәй эчәбез. Элек пионер лагере оештырыла иде. Смена тәмамланган чакта, менеп, учак яга идек Ул таудан бөтен дөнья күренеп тора. Тарихи җир дә әле ул. Аклар һәм кызыллар сугышканда, разведчикларның күзәтү урыны булган. Тау башында кызыллар зур йолдыз ясап куйган. Без бәләкәй чакларда егетләр аны яңартып та йөргән иде әле. Тик тарихи объектлар исемлегенә кермәгәч, моны ничек дәлиллисең? Без бит архивларда казынып утыра алмыйбыз», – дип сөйли Ләйсән Әхмәрова. Ә бер көнне авылда экскаваторлар пәйда була, «КамАЗ»лар балчык ташырга тотына. «Бездән беркем дә сорап тормады. Авыл җыенында: «Нигә алай эшлисез?» – дип елый-елый сөйләдек. Тимәсеннәр иде башка, тау тау булып калсын. Бөтен авыл халкына да кадерле ул», – ди Ләйсән Әхмәрова.

Чокылган тау…

Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров һәм шушы авылда яшәүчеләр белән Чәүкә тавын урап кайттык.

– Чәүкәләр ияләшкәнгә, шулай дип кушканнармы? – дип сорыйм алардан.

– Чәүкәләр күп булгандыр, күрәсең. Авылда әллә ни күп күренми алар. Тарихын белмибез шул, – диделәр.

Менә ул – авыл халкы сагынып, борчылып сөйли торган Чәүкә тавы. Аның итәкләре чыннан да чокылган, балчык чыгару урынына әйләнгән. Тауга менә торган юлда балчык өеме ята. «Мин үрмәләп булса да мендем», – ди Гөлүсә апа. Янәшәсендә генә изге чишмә ага. Монда Актаныштан гына түгел, күршедәге башкорт авылларыннан да су алырга киләләр икән.

– Элек тә бу тау карьер булып кулланылган. Балчыкны кайдан алып була, шуннан алганнар. Эшләр туктатылган, тик урынны тигезләмәгәннәр. Монысына күптән инде. Быел җәй «Татавтодор» оешмасы юлларга түшәр өчен кызыл балчык ташыды. Без, алмагыз, дип әйтә алмыйбыз. Мин сораштым, хәзер инде башка кагылмаска, чокылган җирләрне тигезләп куярга вәгъдә бирделәр. Тарихи һәйкәл булыр өчен тарихи объектлар исемлегенә кермәгән ул. Киләчәктә Чәүкә тавын сакланыла торган урын (охранная зона) итеп эшлисе иде, – диде Рәмис Кадыйров.

«Татавтодор»ның Минзәлә филиалы директоры Марат Сәмигуллин белдергәнчә, биредән республика программасы буенча төзелүче «Актаныш – Мөслим» юлына балчык ташыганнар. Байсардан Актанышка таба 4 чакрымлы юл бу.

– Юлларны да төзекләндермичә булмый бит, – ди ул. – Бу – безнең җир түгел. Авыл җирлегенеке ул. Таудан балчык алырга Татарстан Экология министрлыгы рөхсәт бирде. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы да белә. Балчык алынган урынны сентябрь аенда тигезләп куячакбыз. Бу җиргә башка кагылмаячакбыз.

Актаныш районы хакимиятенең матбугат хезмәте белдергәнчә, тауның тарихи әһәмияте булмау сәбәпле, аны мәдәни мирас объекты итеп теркәп булмый. Тарихи чыганакларда язылганча, Гражданнар сугышы чорында аклар, шул тау өстенә урнашып, Минзәлә яклап килгән кызылармиячеләргә туптан атканнар. Бу бәрелештә авыл халкы уртада калган, әле һаман да, тирәнрәк сөрсәң, бакчаларда ядрә калдыклары табарга мөмкин. «Халык белән килешеп, саклау зонасы буларак теркәсәк кенә. Авыл халкы өчен бик якын, кадерле урыннар ул. Шуңа да якын арада бу мәсьәлә уңай хәл ителер, дип уйлыйбыз. Җирлек башлыгы белән сөйләшү булды», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Тау тау булып калсын… Күпне сорамый бит Чишмәбаш халкы. Чәүкә тавында самавыр куеп, чәй эчеп, җырлашып утыруларын дәвам иттерсеннәр. Учагы да янсын, аның яктысында үткәннәрне сагынып искә алсыннар. Күңел хакы өчен күп кирәкмени? Шушы тау башына менеп, авылым бетми бит әле, кайчандыр киткәннәр, үз вакыты җиткәч, барыбер бер кайта бит, дип тынычлансыннар. Тауның җимерелгән ягы, туфрак салгач, вакыт белән үз халәтенә кайтыр анысы. Тик дөнья байлыгына кызыкмаган, чишмә суы кебек саф күңелле Чишмәбаш халкының гына күңеле кителеп калмасын иде.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү