Казанда узачак Глобаль яшьләр саммиты турында экспертлар: “Бөтен дөнья күләмендә яшьләр сәясәте өчен гаять зур этәргеч булачак”

27-30 августта Казанда Глобаль яшьләр саммиты узачак. Анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең (ОИС) яшьләр эшләре һәм спорт министрлары, гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчеләре, яшьләр оешмалары лидерлары, яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче халыкара оешмалар вәкилләре, яшь эшмәкәрләр, галимнәр җыелачак.

ICYF вице-президенты, Ливан Республикасының яшьләр һәм спорт министры өлкән киңәшчесе Мөхәммәд Хазимәх әйтүенчә, бу вакыйга бөтен дөнья күләмендә яшьләр сәясәтендә гаять зур ыргылышка китерәчәк.
“Казан глобаль саммитының бөтен дөньяда яшьләр сәясәтен үстерү өчен бик зур ыргылыш бирәсен көтәм. Игълан ителгән темалары һәм чакырылган халыкара яшьләр лидерлары исемлеге ярдәмендә Саммитның дөнья игътибары үзәгенә әйләнәчәгенә ышанам”, – дип билгеләп үткән ул.

Ә инде Ejad Labs стартаплар һәм бизнес-лидерларны үстерү оешмасы генераль директоры Арзиш Азам фикеренчә, нәкъ менә яшьләр дөнья сәясәтенең йөзен үзгәртә ала. Казандагы глобаль саммит аларга төрле бергәлекләр лидерлары тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлеге бирәчәк.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре үзәге эксперты Тарик Җәмил Сидра исә сәясәтчеләргә яшьләр тавышын ишетү һәм аларга икътисади үсештә катнашу мөмкинлеге бирү зарурилыгын, шуңа күрә ОИС яшьләр эшләре министрларының очрашулары бик мөһим булуын белдергән.


Фикер өстәү