Казанда узачак Глобаль яшьләр саммитына волонтерлар чакырыла

27-30 августта Казан Глобаль яшьләр саммиты үткәреләчәк. Моның өчен 18дән 35 яшькә кадәрге 65 волонтер таләп ителә. Араларында атташе, массакүләм чаралары белән эшләү буенча, сессияләр буенча волонтерлар, туклану, килү-китү, штаб һәм күргәзмә волонтерлары булырга тиеш.

Алар ашау-эчү һәм махсус кием-салым белән бушлай тәэмин ителә. Инглиз телен белү мәҗбүри. Француз һәм гарәп телләрен белү өстенлек бирәчәк.
Волонтер булу өчен 18 августка кадәр  монда теркәлергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез: Казанда Глобаль яшьләр саммитында 300ләп кеше: Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрлары, илчеләре, яшьләр оешмалары лидерлары, яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче яшьләр оешмалары вәкилләре, яшь эшмәкәрләр һәм галимнәр катнашачак. Саммит “Казан – 2022 елда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы” халыкара программасы кысаларында узачак.

Чара Казанда 4 көн дәвамында (27-30 август) үткәреләчәк. Программа кысаларында министрлыклар вәкилләре белән пленар утырышлар, яшьләр мохитенең киләчәктәге үсешен фаразлау буенча сессияләр, мәдәни программа һ.б. планлаштырылган.


Фикер өстәү