Казанда узачак Глобаль яшьләр саммитына 130 илдән 7600 заявка алынган

27-30 августта Казанда глобаль яшьләр саммиты узачак. Ул “Казан – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы – 2022” халыкара программасы кысаларында уздырыла.

Чарада катнашу өчен 130 илдән: Пакьстан, Эфиопия, Кыргызстан, Мисыр, Россия, Судан, Төркия, Бөекбритания, АКШ, Вьетнам, Венесуэла, Филиппин, Индонезия, Австралиядән һ.б. барлыгы 7600 заявка алынган.
Глобаль яшьләр саммиты, беренче тапкыр буларак, ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрларын, вәкаләтле илчеләрен, яшьләр оешмалары лидерларын, яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче халыкара оешмалар вәкилләрен, яшь эшмәкәрләрне бер урынга җыячак. Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов әйтүенчә, мондый киң колачлы чара яшьләребезгә халыкара дәрәҗәдә үз мөмкинлекләрен күрсәтергә, шулай ук Казан һәм Татарстанның халыкара дәрәҗәдә абруен үстерергә ярдәм итәчәк.
Программа кысаларында пленар утырышлар, яшьләр мохитендә көн кадагына суга торган мәсьәләләр буенча үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре белән таныштыру, яшьләр мохитенең алга таба үсешен фаразлау буенча сессияләр, шулай ук мәдәни программа күздә тотылган.
Шулай ук, Казан глобаль яшьләр саммиты белән берлектә, V Глобаль яшь дипломатлар форумы үткәреләчәк.


Фикер өстәү