Ставка түбәнәя, бәяләр күтәреләме?

 Россиянең икътисади проблемалары Көнбатыштагыдан да, Кытайдагыдан да аерыла. Әйе, без дә глобаль процент капиталының басымы астында яшибез. Әмма чимал державасы буларак, энергетик кризис безне алай ук түбәнгә тартмый.

Мартта акча янчыклары күтәрелә алмаслык булып югарыга киткән бәяләр, халыкның сатып алу дәрәҗәсе түбән булу сәбәпле тотрыкланды, хәтта микроскоптан караганда гына күренерлек дәрәҗәдә булса да түбәнгә төшә башлады. Үткән атналарда финанс хакимиятләренең доллар курсын югарыга этүгә булган омтылышлары уңышсызлыкка очрады: валюталар тыңламый, һаман бәя югалта. Һиндстанда рупияне, мәсәлән, ничек тотып торырырга белмиләр, курсы түбәнгә сикерә. Без, россиялеләр, билләрне кысып бусак та, немецлар кадәр үк сакчыллыкка әлегә өйрәнә алмадык. Германиянең 62 процент халкы тизрәк һәм сирәгрәк юына башлаган. Энергия чыганакларына бәяләр күтәрелү аларны шуңа этәрә.

Россиядә федераль хөкүмәт исә бәяләрнең төшүеннән һәм сумның ныгуыннан курка. Мәскәүдә торак базарында 2021 елның шул чоры белән чагыштырганда фатир тәкъдим итү 35 процентка арткан. Кешеләр кыйммәт бәядән артык фатирларын сатып калырга ашыгалар, әмма сорау артмый, киресенчә, кими. Икенчел торак базарында бәяләр черки томшыгы кадәр генә төште, диләр.

Сумның ныгуы россияле җитештерүчеләрнең мәнфәгатьләренә суга. Бульдозерлар, грейдерлар һәм төяү техникасы җитештерүчеләр зар елый: техниканы Кытайдан алу арзангарак чыга, безнекен алмыйлар, диләр. Чит илнең киң куллану товарлары басу куркынычы башка базарларга да яный, үзебезнекен җитештерү тукталу сәбәпле, эшсезлек арту куркынычы көчәя. Инновацион товарларны безгә бик бирмиләр, билгеле. Әмма аларны тиз генә җитештерүгә күчерү өмете юк дәрәҗәсендә. Илдә инновацион компанияләр саны 22 процентка кимегән.

Шундый шартларда Үзәк банк җитезрәк адымнар ясарга мәҗбүр булды. Җомга утырышында төп ставка кискен түбәнәйтелде: 9,5 проценттан 8гә калдырылды. Карар кабул ителгәннән соң үткәрелгән пресс-конференциядә Эльмира Нәбиуллина: «Бәяләрнең түбәнәюе туктаусыз диярлек инде менә 9 атна бара», – диде. Март күтәрелешеннән соң бәяләрне берничә тапкыр төшерсәләр дә чыдап булыр шикелле үзе, әмма хөкүмәттә алай уйламыйлар шул. Бәя түбәнәю зыянлы дип саныйлар. Ставка түбәнәйгәч, компанияләр һәм физик затлар, күбрәк кредит алып, икътисадны җанландырырлар, эчке тулай продуктның кискен кимүеннән котылырбыз дигән өмет белән яшиләр. Өметләрнең ни дәрәҗәдә тормышка ашарлык булуы бу атнада валюта курсларында ук күренер дип көтик. Доллар һәм евро югарыга китсә, Үзәк банк адымы уңышлы дип саналыр.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү