Башкортстан юлындагы коточкыч һәлакәт корбаннары саны 6га җитте

Башкортстанда пассажир автобусы белән «Камаз» бәрелешү нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган. Әлеге кайгылы хәбәрне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәтнең оператив киңәшмә вакытында хәбәр иткән.

— Безнең янә бик җитди һәлакәт, хәзерге вакытта алты кеше һәлак булды, – дигән республика җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, авария 25 июльдә иртәнге 11 сәгатьтә Благовар районында, М-5 автоюлының 14132 километрында, Кашкалаш бистәсе янында булды. Ford Transit һәм «КАМАЗ » микроавтобусы бәрелеште. Якынча мәгълүматларга караганда, салонында егермегә якын пассажир булган микроавтобус Языково авылыннан Уфага рейс ясаган. М-5 автоюлының 1413 нче чакрымында ул «КамАЗ» автомобиле белән бәрелешкән.

Радий Хәбиров һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең гаиләләренә психологик, әгәр һәм кирәк булса, медицина ярдәме күрсәтергә кушкан.

 


Фикер өстәү